Логотип Идель
Бу – тема!

ПРЕЗИДЕНТ ЧЫРШЫСЫ – БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ГРАНДИОЗ ТАМАША!

Яңа ел корпоративларын Республикабызның шәһәр-районнарында гөрләтеп бәйрәм итә башладылар инде. Дуслар, ә сез балалар өчен иң төп, грандиоз тамаша кайда уздырыла икәнен беләсезме соң әле? Әйе, әлбәттә, Казанда! Ул – Президент чыршысы!

Һәр елдагыча традицион Республика чыршысы, быел 25 декабрь көнне, “Татнефть – Аренада”  үткәрелде. Бирегә Татарстаныбыздан сигез меңнән артык бала килгән! Алар арасында активистлар һәм олимпиада җиңүчеләре генә түгел, ә спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә зур урыннар яулаган, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар бар. “Абилимпикс”  һәм WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре, Юниор-лига КВН республика фестиваленең Гран-при иясе, шулай ук менталь арифметика буенча дөнья чемпионы..., ә дөресерәге,  унөч сәләтле бала Татарстан Президенты белән шәхсән аралашу бәхетенә дә иреште.

Быел исә Республика чыршысы өчен махсус “Тылсымлы шәһәр эзләреннән” исеме астындагы әкияти-мюзикл әзерләнгән иде. Әлеге әкият балалар өчен кызыклы гына түгел, ә мәгънәле һәм эчтәлекле дә, дип уйлыйм. Биредә әкияти һәм реаль геройлар аша яхшылык, дуслык, батырлык һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар сурәтләнә...

Искәртеп узарга кирәк, бер мәйданга Республиканың барлык талантлы балаларын җыю традициясе 2000 елдан башланып китә һәм әле дә дәвам итә. Тылсымлы бәйрәмнең алыштыргысыз кунаклары булып  исә Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм, әлбәттә, кыш бабай белән  кар кызы тора!

“2019 ел уңышлы гына Казаныбызда булып узган WorldSkills чемпионаты белән һәм Республикабызда Эшче һөнәрләр елы буларак истә калды. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт! Алда безне тагын да зур эшләр көтә! Бер шигем юк, икенче елга да сезнең ярдәмегез белән  яңадан-яңа уңышларга ирешербез! Бар өмет сездә, яшь буын!” , - дип котлау сүзләрен җиткерде Рөстәм Нургали улы.

Бәйрәм азагында исә һәр балага да бүләкләр тапшырылды. Кызганыч, әмма тамашада башка еллардагы сыман Россиякүләм популяр артистлар чыгыш ясамады, җырламады, тик кыш бабайның  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган артисты  Фәнис Рәдиф улы  Җиһаншин тавышы белән сөйләшүе җанга ниндидер җылылык өстәде...

фото Татарстан Ресупбликасы Президенты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев