Логотип Идель
Бу – тема!

ПРЕЗИДЕНТ АКАДЕМИЯСЕ КАМПУСЫ: Кемнәр? Кайда? Нишлиләр?

Президент академиясенең җәйге кампусы турында ишеткәнегез бармы? Бәлки, әлегә юктыр, әмма заман белән бергә атлыйсыгыз килсә, инновацияләр белән кызыксынасыздыр! Бу елгы кампус нәкъ менә инновацияләр һәм трендларга багышланган.

Президент академиясенең студентларны беренче җыюы түгел, моңа кадәр бу чара инде 7 тапкыр үткәрелгән!
Кампусның төп максатына әйләнеп кайтсак, ул сәләтле һәм максатчан яшьләрне бергә җыеп, төрле тренинглар, мастер-класслар, лекцияләр оештыру. Күңелсез дисезме? Ялгышасыз, чөнки бөтен дөньядан килгән студентлар уку программасы белән генә чикләнми, оештыручылар, шулай ук. проект эшләрен дә тәкъдим итә. Студентларны төркемнәргә бүлеп, төрле кейслар чишәргә кушалар.

Инновацияләр генә түгел, студентларны акча эшләргә дә өйрәтәләр! Спикерлар арасында РАНХиГС профессорлары һәм зур компанияләр җитәкчеләре бар, алар арасында Россиядә MasterCard рәисе, геймерлар өчен Plink.gg социаль челтәренә нигез салучыларның берсе Артем Голдман һәм "Мясо & Рыба" ресторан челтәренең җитәкчесе Сергей Миронов бар. Үз эшләрендә зур уңышларга ирешә алган кешеләр белән очрашу, әлбәттә, яшьләрдә зур кызыксыну уята. Әмма кампуска теләсә кайсы студентны алмыйлар, махсус сайлау аша узганнары гына эләгә.

Без студентлар белән бер көн үткәрдек. Иртән торгач, алар зарядка ясыйлар. Аннан соң, иртәнге ашлары тәмамлангач, укыту программасы башлана. Сәгать 10-да студентларны “Luxury and fashion Innovations and Trends in the current Global Market” дип аталган мастер-класска җыйдылар. Мастер-класста сату, реклама, маркетинг белән бәйле яңалыклар турында сүз барды. Чөнки хәтта мода белән бәйле тема да маркетингтны аңлаган кешегә ярдәмче була, аудиторияне кызыксындыра ала.

Төп чыгыш ясаучы Джузеппе Гулло иде. Ул - Gitanjali Group Europe дип исемләнгән сату компаниясенең җитәкчесе. Белгечләр сүзләренчә, трендлар турында гел яңа мәгълүмат өйрәнеп, аны куллана белгән кеше маркетингта үз урынын җиңел таба.

Киләсе мастер-класс кеше алдында чыгыш ясауга һәм сөйләмгә багышланган иде. Сэм Потоликкио чыгыш ясады, ул университетта укытудан тыш, яшь лидерларны әзерли, хәтта сәләтле яшьләрнең үсешенә ярдәм итәр өчен компания да ачкан.

Төшке аштан соң семинарлар һәм лекцияләр дәвам итте, алар бизнес һәм маркетингка бәйле иде. Берсендә хәтта G20 җыелышы кысаларында дөньякүләм икътисад турында сүз барды.
Мастер-класслар белән лекцияләрдән тыш, күңел ачу программасы да каралган. Кич, бар эшләр тәмамлагач, студентлар арасында бию ярышы үткәрелде һәм катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар ("шәмчек").

 


Инза Иделбаева һәм спикер Сэм Потоликкио 

– Мин үземнең шәхси үсешемә ярдәм итәрдәй кешеләр белән гел аралашырга тырыша идем. Төркемдәшләрем миңа җәйге кампус турында сөйләгәч, миндә шунда ук анда барып, кыска арада үземне һөнәри яктан сынау идеясе туды. Үзем халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыйм”– ди КФУ студенты Инза Иделбаева. – Һәм нәкъ монда, кампуста, мин шуны аңладым: тирә-юньдәге кешеләр безне шәхес буларак формалаштыра. Кампуста без тормышның күптөрле өлкәләрендә кирәкле сәләтне, осталыкны үстерәбез. Минем өчен монда проектлар гына түгел, дуслар, бизнес-проектлар өчен киләчәктә партнерлар булачак кешеләр белән танышу мөһим. Бу, миңа калса – безнең Кампусның төп максаты”.
Татарстанга килеп, Казанны күрмичә китәләр, дип борчылмагыз! Оештыручылар, аерым бер көн билгеләп, студентларны башкалабызга экскурсиягә дә алып килделәр.
Быел форумга 201 студент килгән. Алар арасында Россиянең 18 төбәге һәм 29 чит ил яшьләре бар. Ул 11-24 июль көннәрендә “Свияжские холмы” тау чаңгысы комплексында уза.

Наилә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев