Логотип Идель
Бу – тема!

POP-IT, SIMPLE DIMPLE – БУ КАЯН ЧЫККАН «ВИРУС»?

Симпл-димпл, поп-ит, сквиш... Бу сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Алар барысы да – көтмәгәндә популяр булып киткән стресска каршы уенчылар. Әлеге төр антистресслар балаларны һәм яшүсмерләрне ни белән шулай җәлеп итте икән? Алар ни рәвешле шундый зур популярлык казанды? Һәм ни өчен күпчелек популяр уенчыкларда антистресс функциясе бар? Хәзер беләбез!

2017 елда популяр булган спиннерлар һәм слаймнарны әле онытмагансыңдыр? Хәзер хайп дулкынында – стресска каршы яңа уенчыклар. 2021 елның языннан TikTok’та популярлашкан «симпл-димпл» һәм «поп-ит» дип аталган уенчыклар турында шактый төрле фикерләр яңгырады. Гомумиләштереп әйтсәк,  алда санап үткәннәр – спиннер, лизун, слаймнарга алмашка килгән һәм балалар өчен күңел ачу, стресстан арыну ысулы булган уенчыклар.

Нәрсә соң ул симпл-димпл? Simple-Dimple (инглизчәдән тәрҗемәсе: «гади чокырчык») – берничә кабарынкы өлештән торган силикон уенчык. Pop-It (инглизчәдән тәрҗемәсе: «шартлат моны») Simple Dimple’дан бары тик бер билге буенча гына аерылып тора: аның барлык чокырлары да бер төрле зурлыкта.

Күпләр әлеге антистресс уенчыкларны чагыштыра, яхшырагы хакында бәхәсләшә, функцияләрен ачыкларга тырыша. Әмма бу ике антистресс-уенчыкны чагыштыруның мәгънәсе юк, чөнки алар – функционал ягыннан да, кулланылыш ягыннан да, хәтта тышкы билгеләре буенча да бик охшаш.

Уен да, тренажёр да

Күп әти-әниләр стресска каршы уенчыкларга шикләнеп карау сәбәпле, Роспотребнадзор аларны тикшерергә карар кылды. Алар әйтүенчә, әлеге уенчыкларның кулланылыш даирәсе тар, һәм алар күпчелек неврологик борчулары булган балаларга куллану өчен әйбәт. Ә басканда чыккан тавыш һәм тактиль тойгылар кирәкле моментта тизлекне арттырырга да ярдәм итә. Димәк, бу – бала өчен чып-чын тренажер.

Популярлык сере

Әлеге уенчыкларның популярлык сере – барыннан да бигрәк, яхшы маркетинг нәтиҗәсе. Ә маркетинг белән турыдан-туры блогер һәм фикер лидерлары шөгыльләнә. Поп-ит һәм симпл-димпл менә инде ничә ай ТikTok трендларыннан китәргә уйламый. Ә трендлар аркылы әлеге уенчыкларның кулланылыш өлкәсе дә киңәя. Шуның өчен, күпчелек балалар бер-берсеннән кабатлап, үзләре дә сизмәстән, уенчыкларны көннән-көн ныграк популярлаштыра.

Стресстан коткара алалармы?

Антистресс уенчыклар күпмедер дәрәҗәдә кулларны ял иттерергә ярдәм итә. Яңа модалы уенчыклар барлыкка килгәнче, без төрле техниканы төргәндә кулланыла торган материалны кулда әвәләп, куыкларын шартлатып тынычлана идек (тик бу әле дә үз актуальлеген югалтмый).  Ә бүген психологлар – ритмик, кабатланучан хәрәкәтләр эшләүгә нигезләнгән теләсә нинди әйберне антистресс уенчык дип атарга мөмкин, дип саный. Шул исәптән, антистресс уенчыклар да стресстан арындырырга сәләтле булып чыга. Әмма алар гына безне борчулардан арындыра аламы соң? Бу урында психолог фикерен белү дөрес булыр.

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Антистрессларның бернинди дә зыяны юк. Әгәр дә кеше аңлы рәвештә кулына әлеге уенчыкларны тотып утыра икән, бу аңа киеренкелекне киметергә һәм борчуларны бераз гына онытып торырга ярдәм итә. Мисал өчен, бала тырнагын кимерә икән, антистресс уенчыклар әлеге начар гадәтне киметергә һәм күпмедер оныттырып торырга мөмкин. Хәзерге балаларның үз тәннәре белән элемтәсе начар булу сәбәпле, күбрәк йөк аларның баш миенә төшә. Бу очракта, нәкъ тә антистресслар баланың логик фикерләвен икенче планга куеп, беразга булса да тәне белән тоташтыра ала.

Әлеге уенчыкларны башка механик һәм монотон эшләр (көнбагыш чиертү, чигү, пилмән бөгү һ.б.) белән чагыштырып карарга мөмкин. Элек тә бит кешеләр үзләренең борчуларыннан аерылып тору өчен кул эшләре белән шөгыльләнгән.

Файдасы:

– Стрессны һәм киеренкелекне киметә;

– Вак моториканы яхшырта;

– Кулларны буш тотмый;

– Травмалардан соң тернәкләнүдә ярдәм итә.

Зыяны:

– Артык күп куллану ияләнү барлыкка китерә;

– Укуга һәм эшкә вакытны алырга мөмкин;

– Үзеңә җыелган бар тискәре эмоцияне һәм агрессияне уенчыкларга күчерерү омтылышы арта (ә бу үз чиратында, тора-бара негативны кешеләргә күчерү теләген булдырырга мөмкин).

Антистресс уенчыкның җитди файдасы да, зыяны да юк. Бүген аны бары тик трендлы аксессуар буларак кабул итәргә дә мөмкиндер, чөнки хайп һәм «вирус» бетү белән, алар да онытылачак.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев