Логотип Идель
Бу – тема!

– ПОЧЕМУ? – ПАТАМУШТЫ!

Бүгенге “Ни өчен?” рубрикасы якын дусларыбыз турында булыр. Алар турында булган белемнәребезне тагын да тирәнәйтик әле. ;)

Ни өчен филләрнең тиреләре җыерчыклы була?


Филләрнең үзен күргәнегез булмаса да, рәсемнәрдән аларның тиреләренең җыерчыклы булуына игътибар иткәнегез бардыр. Филнең яше күбрәк булган саен, тиресендәге җыерчыклар саны да күбрәк. Ни өчен алай соң? Моның сәбәбе бик гади.

Филләр беркайчан да тирләми, шуңа күрә аларның тиреләрендәге дымны берәр ничек озаккарак җиткерергә кирәк. Ә әлеге җыерчыклар аларга су  балансын көйләргә ярдәм итә, ягъни алар суга кереп юешләнеп чыга да, дым озак вакыт аларның тиреләрендә саклана.

Иң кызыклысы – яңа туган фил балаларының тиреләре шома, ә җыерчыклар ул үсә төшкәч барлыкка килә. Филләрнең тире күзәнәкләре “үлгәннән” соң кубып төшми, ә шул килеш тиредә кала. Яңа күзәнәкләр искеләрен кыса, баса, нәтиҗәдә, алар ярыла һәм җыерчыклар хасил була. Бу җыерчыклар әлеге хайваннарга үз тәннәрендә 10 тапкыр күбрәк су тотып торырга мөмкинлек бирә.  Фил олырак яшьтә булган саен аның тиресе дә җыерчыклырак. Әйе, нәкъ кешеләрнеке кебек!

Ни өчен диңгез балыгы елгада яши алмый?


Филләр сусыз тора алмаса да, коры җирдә яшәүне кулай күрә. Әйе шул, тереклек ияләре үзләре туып үскән җирлектә генә тереклек итә ала. Мисал өчен, тозлы диңгез суында яши торган балыклар гадәти елгада һәлак була. Ни өчен алай икән?

Бу аларның бөерләренең ничек эшләвенә бәйле. Елга балыкларының организмнарына кергән су бөер аша кире чыгарыла, ә диңгез балыкларының бөерләре суны организмда килеш калдырып, тозны гына тышка чыгару өчен җавап бирә. Нәтиҗәдә, басым тәэсирендә балыкларның организмнарына су кереп тула, ә чыгар юл тапмый. Бу вакытта аларның каннары су белән бергә катыша, күзәнәкләр үз эшчәнлеген туктата һәм балык үлә.

Тик искәрмәләр дә юк түгел: кайбер балыклар диңгездә дә, суда да гомер итә ала. Мәсәлән, судак. Аларның бөерләре тозлы суда да, төче суда да яхшы эшли.

Зилә САБИТОВА әзерләде



ТАГЫН УКЫРГА:


#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев