Логотип Идель
Бу – тема!

“ПИТРАУ - УЛ САБАНТУЙ ТҮГЕЛ!”

Нәрсә: “Питрау – 2019”
Кайда:  Мамадыш районы, Җөри авылы
Кайчан: 20 июль
Ничәдә: 16:00

Нәрсә ул Питрау?


“Питрау бәйрәме” яки “Петр һәм Павел көне” (рус. “Петров день” – “Петр көне сүзтезмәсеннән”) - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау ул – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана кылу, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Ә быелгы Республикакүләм “Питрау”ны  үзләрендә  бәйрәм иткән халык бирегә дә килә алсын өчен  махсус 20 сендә уздырырга булганнар.

“Питрау Сабантуй түгел!”




Оештыручылар Питрауның Сабантуй булмавын ассызыклады. Алайса күп кеше аны “Сабантуй” дип атый икән. Тик алар аның Сабантуй белән охшаш якларын булуын да яшерми:

– Әйе, күрәсе килгән кеше бирегә килеп Сабантуй элементларын да күрә ала. Мәсәлән, бездә шул ук көрәш бар, Сабантуйда була торган уеннар да уйнатыла. Тик Питрауны Сабантуй белән бутарга кирәкми: безнең максат - килгән кунакларны керәшеннәрнең гореф-гадәтләребез белән таныштыру, - ди Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

 

“Димче почмагы”нда нишлиләр?




Инде берничә ел рәттән фестивальдә  “Димче почмагы” эшли. ТРның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова бу турыда:

– Әлеге почмак өчен Агрофина Васильева җаваплы, ул – танылган димче, -ди, - яшьләр бирегә килеп анкета тутыра, анда булачак тормыш иптәшләрендә нинди сыйфатлар күрергә теләүләрен яза, үзләре турында да мәгълүмат һәм телефон номерын калдыра. Аннан инде Агрофина Васильева җитәкчелегендәге команда бер-берсенә туры килгән парларны кавыштыру эшен башлап җибәрә.

Аның әйтүенчә, күп кенә яшьләр әлеге “Димче почмагы” аша гаилә кора һәм озын-озак еллар бергә бәхетле булып яши.

Тагын нәрсәләр көтелә?




Бәйрәмдә быел керәшен чибәрләре парады,  төрле мастер-класслар, җыр-бию, уеннар һ.б.һ.б булачак.

Артистлардан кемнәрне күрергә мөмкин?




Фестивальдә күбесенчә керәшен җырчылары чыгыш ясый. Мисал өчен, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле Питрау өчен махсус программа әзерли. Ә инде “Pitray party” дип исемләнгән яшьләр мәйданында Интернетны да оффлайн дөньяны да “Малай на белом барсе” җыры белән шаулаткан Кукмара кызы Лэйнаны күрергә мөмкин булачак. Шулай ук биредә Марат Яруллин, Римма Никитина, Булат Нигъмәтуллин, Mc.Almaz Gallymov, Dj Smilezz чыгыш ясаячак. Татар йолдызларыннан тыш, бәйрәмдә рус эстрадасы артистлары да катнаша. 21.00 дә Россия рок-җырчысы, «Рондо» төркеме лидеры - Александр Иванов, ә инде 22:30дан җырчы Виктор Салтыков чыгышы көтелә.

Оештыручылар керәшеннәрне дә, керәшен булмаганнарны да әлеге зур бәйрәмгә чакыра. “Безгә бер тапкыр килгән кеше ел саен килә!” – ди алар. Бәйрәм 16.30 да ат чабышы белән башланып китеп, төнге 2гә кадәр дәвам итәчәк. Ә салют 00.00 дә була!

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев