Песи тәрәзәдән караса ни була? МАЙ АЕНА ПРОГНОЗ:

Киләсе 10 көндә температура акрынлап булса да үсүгә таба барачак. Атна ахырында көндез ул +20 градуска җитәр дип көтелә.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор  Юрий Переведенцев бу турыда:

- Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә салкын (8-9 градус) булса да, 1 майдан һава торышында үзгәрешләр булачак һәм ул башка еллардагы уртача һава торышы дәрәҗәсенә менәр, дип көтелә, - ди.

Аның сүзләренчә, 1 май явым-төшемсез булачак. Көндез температура +13 градуска кадәр күтәреләчәк. Тик шулай да җилле булыр дип көтелә.

Ә менә 2 май көнне яңгыр явуы ихтимал. Апрельдә явым-төшем бик аз булуы сәбәпле, яңгыр явуы яхшыга гына.

Һәм БОНУС!  Традиция буенча, май аена сынамышлар белән танышыйк әле:


Май ае салкын булса – игенгә туклык.

Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

Арыш чәчкәндә әрем бик ачы булса, арыш яхшы булыр.

Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.

Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.

Күке күкелдәмичә май җылытмый.

Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.

Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.



Зилә САБИТОВА әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1322
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    441
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    413
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019