Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕРФЕКЦИОНИЗМ: УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ

Әлеге төшенчә соңгы вакытта сезгә дә бик еш очрыймы ул? Бәлки, сез дә перфекционист рәтләреннәндер? Әйдәгез, бергәләп, әлеге сүзнең асылына төшеник әле һәм аның уңай-тискәре якларын барлыйк.

Нәрсә ул перфекционизм?

“Перфекционизм” инглизчәдән («perfect») камил, идеаль, абсолют дип тәрҗемә ителә. Димәк, перфекционист – ул камиллеккә омтылучы кеше. Ә без камиллекнең чиге юк икәнлеген беләбез. Шуңа күрә перфекционизм һәрвакытта да яхшы сыйфат түгел. Хәзер аның уңай һәм тискәре якларын барлап китик.

Уңай яклары

– күп өлкәләрдә белем ле булу, төрле темаларга аралаша алу;

– аралашучанлык, карьера үсешенә омтылыш;

– камиллеккә омтылу, гомер буе нәрсәгәдер өйрәнү;

– идарә итү мөмкинлеге зур;

– әйләнә-тирә дөньяны ничек бар, шулай кабул итү;

– башкаларга ярдәм кулы суза алу;

– әти-әнинең горурлыгы булу;

– уку йортын яхшы итеп тәмамлау;

– яңа ачышлар;

– үзеңә һәрчак яңа үрләр билгеләү һ.б.

Тискәре яклары

– мондый кешеләрне җәмгыятьтә кабул итеп бетермиләр;

– башка кешеләр белән приоритетлар төрле;

– үз хаталарыңны авыр кабул итү;

якын кешеләр белән катлаулы мөнәсәбәтләр;

омышның йә “бөтен нәрсә берьюлы”, йә “берни дә кирәкми” принциплары буенча баруы;

– тормыштан тәм таба алмау;

– депрессив халәт;

– үзеңне сәләтсез, кирәксез итеп тою;

– һәрчак үзеңдә казыну;

–  бертуктамый үзеңне эзләү һ.б.

Менә шулай, дуслар: һәр нәрсәдә алтын урталык кирәк. Перфекционист булу аркасында уңышка ирешергә дә, депрессиягә китәргә дә мөмкин алайса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди тогэ туры килэ,э!???