Логотип Идель
Бу – тема!

«ПАТША САРАЕ»НДА КУНАКТА! /ФОТО/

150 елдан артык вакыт ил җитәкчесе эш урыны булган  бинада үзеңне ничек хис итер идең микән? Рәсәй патшалары Казанга килгән вакытта шул бина бүлмәләрендә тукталганын да белсәң? Горурлык һәм дулкынлану хисләре беркемне дә битараф калдырмас иде, мөгаен. Ә бүген шул бина Татарстан Президентының эш урыны, һәм, син анда кунакка килсәң, әлеге вакыйга гомерлеккә истә калачагы тәгаен.

25 декабрь көнне республикабыз данын төрле өлкәләрдә таныткан үсмерләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янына кунакка килде. Җитәкче аларны Казан Кремле территориясендә урнашкан Президент резиденциясендә кабул итте. Алда искә алганча, әлеге бина затлылыгы, тарихи әһәмияте белән үзенчәлекле. Зур залларында кыйммәтле җиһазлар, зәвыкъ белән эшләнгән борынгы архитектура элементлары бинага аяк басу белән игътибарны җәлеп итә. XIX гасыр урталарыннан соң тәхеткә килгән патшаларның җирле резиденцияләре булган бит монда!

Ул көнне барлыгы 15 бала Президент урынында булып карады. Туры мәгънәдә әйтелгән сүз бу! Экскурсия вакытында кунакка килгән һәркем Рөстәм Миңнехановның эш урынындагы кәнәфигә утырып карады. Шуннан соң бәлки бу балаларның да дәүләт башлыгы булу теләге уянгандыр?



Хәер, «Татарстан Республикасының балалар оешмалары союзы» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов моңарчы ук Президент булырга хыялланган. Шул нисбәттән ул Рөстәм Миңнехановка әлеге вазыйфаның нечкәлекләре турында сорашты.

– Әлбәттә, бу эшне тәҗрибәсез кеше башкара алмый. Дәүләт хакимияте органнары төзелеше, муниципалитетларның эш рәвешен һәм башка аспектларны белмичә мондый җитди вазыйфаны башкарып булмый, – дип җаваплады аңа Президент. – Җир кешесе булырга кирәк. Моңа беркайда да өйрәтмиләр бит, өлкәнрәк җитәкчеләрнең, остазларыңның үрнәгендә югары үрләргә ирешергә мөмкин.



Гомумән, Рөстәм Миңнеханов һәр сорауга да ихластан җавап бирергә тырышты. Аларның барысы да диярлек шәхси тормышына бәйле иде. Сөйләшүнең иң кызык өлешләренә тукталганда, түбәндәге өземтәләрне аерып чыгарырга мөмкин:

– Президентка һәр көн илдә булган яңалыкларны туплап бирәләр. Үзе федераль матбугат чараларыннан РБК, Лента.ру кебек чыганаклар белән танышып бара (киләсе очрашуларында «Ялкын»ны да телгә алыр дигән өмет бар!)

– Балалар өчен «Шаян-ТВ» каналы эшләп килә, үсмерләр исә үз яшь категориясенә туры килгән ТВ яки интернет-канал булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Якын киләчәктә бәлки әле тагын бер шундый проект тормышка ашырылыр!

– Worldskills ярышларында Рөстәм Миңнеханов сварка буенча ярыша алыр иде. Гомумән, эшче профессияләр ярышында җиңүче спорт төрләрендәге чемпионнар белән бер дәрәҗәдә хөрмәткә лаек. Хәтта артыграк та. Чөнки спорттагы уңышлар вакыт аралагына бәйле – яшь вакытта гына диярлек казанышларга ирешеп була. Ә эшче профессиясендә алган белем гомерлеккә кала.

– Президентның суперсәләте булса, гольф буенча иң яхшы уенчыга әверелер иде!

Төрле олимпиада һәм бәйгеләрдә җиңү яулаган егет-кызлар белән сөйләшү Президент резиденциясеннән соң шул көнне «Татнефть-арена»да уздырылган Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә дәвам итте. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов анда балалар белән бергә автобуста барды, ә боз сараенда бәхеткә тиенгән балалар тамашаны аның белән бергә карады.




Тимерхан Шәйхетдинов, «Сәләт» активисты, «Татарстан Республикасының балалар оешмлары союзы» җитәкчесе:

– Беренчедән, Президентыбызга уникаль мөмкинлек тудырганы өчен олы рәхмәтне белдерәсем килә. 2018 ел дәвамында зур уңышларга ирешкән башка 14 бала белән бергә без, Татарстан дәүләтчелеге музее белән танышкач, Президент резиденциясенә килеп кердек. Шунда без, Рөстәм абыйның кабинеты белән танышып, һәрберебез Президент кәнәнфиендә утырып карады. Аннары Рөстәм абый белән очрашу өстәл каршында дәвам итте. Алып баручы бурычы миндә булды, һәм, президент булырга хыялым булгач, президентка хас булырга тиеш сыйфатлар турында сорау бирдем. Җавапта Рөстәм абый карамакта булган мәсьәләләрне яхшы белү һәм җирле дәрәҗәдә эшләү тәҗрибәсе кирәкле булуына игътибар итте. Алга таба әңгәмә яшьтәшләрем сораулары һәм Президентыбызның кызыклы җаваплары белән дәвам итте. Очрашу ахырына якынлашкач, безгә өр-яңа iPadлар бүләк ителде. Шул мизгелдә шатлыгымнан җан янды, чөнки туган көнемә берәр яхшы планшет аласы иде, дип бер көн алдан гына уйлаган идем. Шуннан соң без бергәләп Республикакүләм Яңа ел чыршысы тамашасына «Татнефть-Арена»га киттек.

Президент белән очрашуга барган егет-кызлар:


1. Тимерхан Шәйхетдинов – «Татарлар – үз халкын таныткан халык» төбәкара фәнни-практика конференциядә икенче урын алган, Каюм Насыйри исемендәге Халыкара яшьләр фәнни-практик конференциясенең икеләтә җиңүчесе

2. Альбина Әхмәтова – «Яшь профессионаллар»–2018 Милли чемпионат җиңүчесе

3. Илина Баймуратова«Абилимпикс» чемпионаты җиңүчесе

4. Артур Будин – «Кайнар йөрәк» («Горячее сердце») Россиякүләм проект җиңүчесе

5. Марк Бурдин – җиңел атлетика буенча Россия Кубогы һәм Беренчелеге җиңүчесе

6. Владислав Дюбанов – «Яшь профессионаллар-2018» Милли чемпионат җиңүчесе

7. Иван Зилаев«Попов Кубогы» Уеннары җиңүчесе

8. Алина Кодатенко – «Татарстан Республикасының балалар оешмалары союзы» рәисе урынбасары

9. Роман Миронов – ТИН (ОБЖ) фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе

10. Алия Норова  – «Ел лидеры-2018» бәйгесе җиңүчесе

11. Артур Нугуманов – «Безнең заман герое» бәйгесе җиңүчесе

12. Анна Седова – математика буенча Халыкара олимпида җиңүчесе

13. Елизавета Сперанская – «Чиста булыр» («Будет чисто») экологик хәрәкәт координаторы

14. Артур Фикляев«Абилимпикс» чемпионаты җиңүчесе

15. Камил Хәсәншин – «Татарстан Республикасының балалар оешмалары союзы» рәисе урынбасары

Илназ ФАЗУЛЛИН

Фотолар: president.tatar.ru



































































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев