Логотип Идель
Бу – тема!

ПАРК ҺӘМ СКВЕРЛАРНЫ АЧТЫЛАР, ӘММА ТАЛӘПЛӘР БАР

Парк һәм скверларда йөрергә, анда язгы кояшка карап елмаерга, шомырт исләре иснәргә мөмкин. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә туры киләчәк. Нинди?

Татарстанда парк һәм скверларны янәдән ачтылар. Алар Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, озак вакыт ябык булды.Тыюлар йомшарса да, кайбер кагыйдәләр кырыслана. Мисал өчен, хәзер маска белән перчатканы урамда да кияргә кирәк. Ә паркка барганда нәрсәләрне истә тотарга туры киләчәк?

– Татарстан Республикасының министрлар кабинеты карары нигезендә, парк һәм скверларга барырга ярый башлады. Димәк, сез хәзер рәхәтләнеп саф һава сулый, табигатькә карап хозурлана һәм  спорт белән шөгыльләнә алачаксыз, - дип хәбәр итә Казанның парк һәм скверлар дирекциясе үзенең Instagramдагы аккаунтында.

Нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Паркка барган очракта социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Бу - күп кешелек компания бергә йөри алмый, дигән сүз. Шулай ук маска, перчатка кияргә, вакыт-вакыт кулларны дизенфекцияләргә дә кирәк булачак.

Тагын нинди яңалыклар бар?

Балалар өчен мәйданчыклар һәм спорт мәйданчыклары әлегә эшләми. Кафе, кофейнялардан ризыкны өйгә китертергә яки үзеңә кереп алып чыгарга була.

– Май аеның кадерен белеп калыгыз! Сәламәт булыйк! Паркларда күрешкәнчегә кадәр! Без сезне бик сагындык, - дип яза дирекциянең матбугат хезмәте.

Фото Проект Россия сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев