Логотип Идель
Бу – тема!

ОЗЫН ТОЛЫМ ҮСТЕРӘБЕЗ /КИҢӘШЛӘР/

Озын толымлы кызларга һәрчак сокланып караганнар. Чулпыларын чыңлатып татар кызы узып киткәндә бар дөньясы нурга күмелгән. Бүгенге татар кызы чулпыларны чыңлатуын бик чыңлатмый анысы, тик озын чәчле кызларга бүген дә сокланып карыйлар. Без толымыңны озын һәм матур итеп ничек үстереп булуы турында киңәшләр бирербез. ? 

1. Чәчләрне көн дә юма. Шапунь белән без чәчтәге пычракны гына түгел, баш тиресен саклый торган майны да юып төшерәбез (әйе, ул бик кирәк!). Шуңа күрә еш юу нәтиҗәсендә чәч үзенең табигыйлыгын югалта, тиз сынучанга әйләнә.

2. Сульфатсыз шампунь куллан. Аның составында SLS (Sodium Lauryl Sulfate) дигән продукт булмаска тиеш. Сульфат шампуньгә көбекләнү өчен кирәк, ул булмаган шампуньдә аның урынына табигый компонентлар салалар. Шуның хисабына ул баш тиресен алай ук нык “ашамый”, баш маен да бөтенләе белән юып бетерми.

3. Шампуньне чәч тамырларына гына сөрт. Калган өлешенә су белән агып төшкәне дә җитәр.

4. Кайнар су белән баш юуны туктат. Салкынча су белән юганнан соң чәчәләр артык “күперми”, ялтырап тора.

5. Кондиционер яки бальзам сөртергә дә онытма. Чәчләрең матур һәм сәламәт булыр, чөнки алар толымыңны протеин, минерал һәм майлар белән баета.

6. Маскалар яса. Атнасына бер тапкыр булса да әлеге эшне эшләү мәҗбүри.

7. Майлар сыларга онытма. Тик аларны белеп куллану мәслихәт: майларны бары тик чәчләрнең очына гына сөртәләр. Ниндине сыларга соң? Миндаль, әрекмән (репейное), кокос майлары файдага булыр.

8. Фен һәм чәч турайткычлардан (утюжок) баш тарт. Көн дә кайнар һава белән чәч киптерү баш тиресен киптерә, чәчләрнең көчен ала. Шуңа күрә толымыңны табигый юл белән киптерергә тырыш.

Әгәр бөтенләй фен һәм турайткычларсыз яши алмасаң атнасына бер-ике булса да чәчләреңне алардан ял иттер.

9. Йоклар алдыннан башыңны юма. Беренчедән, иртән торышка нәрсә булачагын син безгә әйтмәсәк тә яхшы беләсең, икенчедән, юеш чәчәләр төнлә мендәргә ышкыла, ә бу алар өчен бик зыянлы.

10. Чәчләрне сөлге белән белеп корыту кирәк. Сөлге йомшак булырга тиеш, аның белән акрын гына чәчеңдәге артык дымны ал, каты итеп ышкыма.

11. Тараганда астан башла. Болай эшләгәндә чәчең коелмас.

12. Өч айга бер очларын кис. Чәчләреңнең һәр миллиметры кадерледер анысы, сүз дә юк, тик чәчләрең сәламәт булсын дисәң, бу эшне эшләү мөһим.

13. Балык, җиләк-җимеш, яшелчә аша. Алар аксым, омега-3кә бай. Чәчең сиңа рәхмәт әйтер. Шулай ук алма, кәбестә, кабак файдалы булыр. Күбрәк су эч.

Чәче озын, акылы кыска мәкале безнең турыда түгел, шулай бит, кызлар? Акылыбыз да, чәчебез дә озын булсын ?



Ә хәзер бонус! Өй маскасын ничек ясарга икәнен өйрәтәбез сине!


Кирәк булачак:
- 2 аш кашыгы коры гәрчич (горчичный порошок);
- 2 аш кашыгы кайнар су;
- 1 йомырка сарысы;
- 2 аш кашыгы зәйтүн мае (оливковое масло);
- 1 бал кашыгы шикәр.

Барлык әйберләрне кушып болгат. Барлыкка килгән катнашманы чәч тамырларына сөрт. Шул килеш 15-60 минут йөр. Артык әчеттерә башласа юып төшер. Шампунь белән юганнан соң бальзам яки кондиционер сөртеп куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев