Логотип Идель
Бу – тема!

ОЯЛЧАН АЛМА: «СИМЕЗ» ДИП КОТЫРТАЛАР...

Мин таза. Сыйныфташларым әйткәнчә, симез. Бертутаусыз котыртуларыннан,  теләсә нәрсә әйтүләреннән туйдым. Мәктәпкә барасым да килми. Ябыгырга телим, әмма килеп чыкмый. Нишләргә? Түзәр хәлем инде калмады.

Аноним, 15 яшь 




Алсу Талибуллина, психолог:

Шуны истә тоту мөһим: «бөтен кеше дә бертөсле булырга тиеш» дигән канун юк. Башкалардан аерылып торуны яхшы сыйфат дип уйларга өйрәнергә кирәк. Һәркемнең кабатланмас тәне һәм җаны бар. Аны ничек бар, шулай яратырга һәм кабул итәргә тырыш. Үзен яратып кабул иткән кешегә максатына ирешү дә җиңелрәк бирелә. «Ябыгырга телим, әмма килеп чыкмый», – дисең. Бу очракта максатны дөрес кую мөһим: "Мине башкалар яратсынга түгел, ә мин үземне яратканга ябыгырга телим", – дип ниятләсәң, спорттан да, диеталардан да файда табарга була.

Аннан соң, гадәттә, гәүдә төзелеше мондый булган кешеләр характерлары белән дә аерылып тора. Алар һәрнәрсәгә юмор аша карый, әйләнә-тирәдәгеләр дә нәкъ шушы сыйфатлары өчен аны якын итә. Бәлки, синдә дә ул сыйфат бардыр, үзеңне шул яктан ачарга һәм үстерергә була бит. Шулай ук үзеңә туры килгән кием стилен булдырырга да мөмкин.

Әйе, яшүсмерләр арасында бер-берсеннән көлү һәм мыскыллаулар еш күзәтелә. Психология күзлегеннән караганда, кешедән көлүчеләр үзләрендә яхшы сыйфатлар таба алмаганга, башкалардан көлеп, үзләрен өстен чыгару юлы белән күтәрелергә телиләр. Әгәр дә кеше үзен хөрмәт итә икән, ул тирә-ягындагыларны да хөрмәт итә. Кимсетүченең үзенә үк психологик ярдәм кирәк. Аның эчендә бушлык һәм әрнү.




Әлеге проблема аша узган берәү, 28 яшь:

– Синең язганнарыңны укыгач, 8-9нчы сыйныфта укыган чагыма янәдән кайтып килгән кебек булдым. Синең хәзер ниләр кичерүеңне һәм ничек авыр булуын аңлыйм. Әмма тормыш шундый нәрсә, еллар үткәч, бу хәлләрнең алай ук чишелешсез һәм куркыныч булмавын аңларсың.

Ә хәзер үз тарихым турында тәфсилләбрәк: синең яшеңдә (өлгерү чорында) минем дә авырлыгым кисәк артты. Үземнең кыяфәтемнән шундый нык ояла идем, хәтта коридорга чыкмый утырган чакларым күп булды. Сыйныфташлардан, гомумән, мәктәп укучыларыннан бертуктаусыз кимсетүләр, көлүләр ишетелеп тора иде... Билгеле бер вакытта мин, беләсеңме, нәрсәне аңладым? Син үз-үзеңә нинди мөнәсәбәттә булсаң, башкалар да сиңа карата нәкъ шундый фикердә булачак. «Мин – симез» дип бер почмакта качып утырып, башкалар алдында моны кимчелек итеп күрсәтсәң, алар тарафыннан да  нәкъ менә шулай  кабул ителәчәге көн кебек ачык. Ә син шаяр, көл, алар өчен кызыклы һәм кирәкле (!) шәхес булырга тырыш. Кимчелегеңне өстенлек ит. Дөньяда күпме таза кеше нәкъ менә шундый булулары сәбәпле танылды, уңышка иреште. Болар турында Интернеттан  укый аласың.

Ә ябыгуга килсәк, бу – мөмкин эш. 16–17 яшьләремдә артык авырлык акрын гына китә башлады. Үзеннән-үзе түгел, әлбәттә. Тырышлыгым нәтиҗәсе иде ул. Ябыгуны максат итеп, дөрес туклансаң, суны күбрәк эчсәң, спорт белән шөгыльләнсәң, нәтиҗәсе озак көттермәс. Үз-үзеңә ышан гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев