Логотип Идель
Бу – тема!

ОЯЛЧАН АЛМА: «ҖИТТЕ, БҮГЕН ӘНИ БЕЛӘН АЧУЛАНЫШМЫЙМ!»

«Һөркөн иртән йокыдан торганда: «Җитте, бүген әни белән ачуланшымыйм», – дип үз-үземә сүз бирәм. Тик вәгъдәмне бозам. Ялгыш кына кулымнан әйбер төшеп китсә, берәр эшне нәкъ ул кушканча эшләп бетермәсәм (һ.б. шундый вак-төякләр өчен) эт итеп сүгәргә тотына, ә мин эндәшми булдыра алмыйм. Әниемне бик яратам, тик аның мине гел әрләп торуына да түзәр чамам калмады. Нишләргә?»

Аноним, 16 яшь.







Халисә Ширмән, язучы, галим:


– Күп кенә яшүсмерләрнең мондый кыен хәлгә калганы бардыр. Әти-әни белән, туганнар, якыннар белән аңлашылмаучылык безгә кадәр дә булган, бездән соң да булачак. Кадерле аноним! Киңәш сорап мөрәҗәгать итүең үк синең зирәк һәм акыллы икәнеңне күрсәтеп тора. Һәр яңа, яшь буын әти-әнисенә караганда акыллырак булырга тиеш тә. Әгәр шулай булмаса, кешелек цивилизациясе үсә алмый.

Аңлашылмаучылыкның сәбәбе исә әниең белән төрле телләрдә сөйләшүдән килеп чыга. Америка психологы Гарри Чепмен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен барлыгы биш тел бар, ди:

1) хуплау, мактау сүзләре әйтү (хуплау теле);

2) бергә вакыт уздыру (вакыт теле);

3) гади генә бүләкләр бирү (бүләк теле);

4) ярдәм күрсәтү (ярдәм теле);

5) иркәләү, сөю, наз (наз теле).

Һәркем шулар арасыннан берсен сайлап ала. Тагын бер телне кулланса да, анысы икенчел, ярдәмчел булып кала. Без, кешеләр, башкаларның да безнең телдә сөйләшүен көтәбез, кайчакта шуны таләп итәбез, ләкин безне аңламыйлар. Сез әниегезнең хуплау телендә сөйләшүен телисең, ә ул синнән ярдәм телендә аралашуны көтәдер. Ә бәлки, әниеңнең теле башкадыр, моны читтән торып әйтүе кыен. Араларны якынайту өчен, вакыт табып, тыныч кына бергә утырып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Ул сездән ни көтә? Сез аңардан ни телисез? Әгәр әниең үзенә ни кирәген аңлата алмаса, бу телләрнең барысын да кулланып карарга мөмкин. Кайсысына җавап биргәнен сез үзегез үк тоярсыз. Бу җиңел түгел, әмма һәр эшне дә үз-үзеңне мәҗбүр итеп эшләргә кирәк. Ә мөнәсәбәтләрне җайга салу ул − эш, бик авыр эш. Аңлашып яшәвегезне теләп калам.




Алсу Талибуллина, психолог:


– Һәркем үзенчәлекле характерга ия. Әниләребезнең дә холыклары төрле була. Холык-фигыль яшәү дәвамында формалаша, ә кайчак үзгәрергә дә мөмкин. Әниең дә, күрәсең, бала чагында хуплау сүзләре ишетмәгәндер, шуңа ул башкаларны да мактый белми. Аның сине әрләп торуы әле ул сине яратмый дигән сүз түгел, әниең бары тик үз мәхәббәтен ничек күрсәтергә кирәклеген генә белми.

Син әниеңне үзгәртә алмыйсың, әлбәттә. Ләкин бу ситуациягә карашыңны үзгәртә аласың. Беренчедән, шәхси чикләреңне ныгыт: үзең турында фикерең әниеңнең сүзләренә нигезләнмәсен, үзеңдә күбрәк яхшы якларны тап һәм аларны үстерү өчен тырыш.

Икенчедән, яхшы икәнлегеңне әниеңә дә, башкаларга да дәлилләргә тырышма. Үзеңне беркемгә һәм бернигә карамастан яратырга өйрән.

Әниең сине орыша башласа, каршы эндәшүдән мәгънә юк, аның урынына визуализация ысулын кулланып карарга була. Мәсәлән, үзеңне нурдан ясалган шар эчендә яки дивар артында итеп күз алдына китерү, тынычлыкны сакларга ярдәм итәр.

Сабыр итү дә файдалы булыр, сабыр итеп калыр өчен хәзерге мизгелне генә түгел, ә үзеңнең киләчәк максатларыңны һәм хыялларыңны күз алдына китерергә кирәк.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев