Организмыбыз турында без белмәгән фактлар

Кеше чит илләр, чит планеталар, хәтта чит галәмнәр турында хыяллана. Күрмәгәнен күрәсе килә! Шул ук вакытта үзе  турында да бик күп әйберләрне белми. Шуңа күрә, бүген КЕШЕ һәм аның организмы турында кызыклы фактлар белән танышыйк әле. Аннан инде чит илләр, җирләр, галактикалар турында хыяллануыбызны дәвам итәрбез. ;-)

?‍♂? Кешенең 1 кв.см тиресендә 100 тир һәм 12 май бизе, 4 метр нерв җепселе, 150 нерв күзәнәге һәм 1 метр кан тамыры бар. 100 килолы кешенең тиресе 24 кило авырлыкта.

?‍♂? Кеше тешләре таш кебек үк нык. Кешенең бот сөякләре тимер-бетоннан ныграк.

?‍♂? Кеше елына уртача 1460 төш күрә.

?‍♂? Кешенең туганда 300 сөяге була, 25 кә җиткәндә 206 гына кала (алар кушылып үсәләр).

?‍♂? Кеше миенә күргән образ-предметларны тану өчен 1/20 секунд вакыт җитә.

?‍♂? Кеше йөрәге бер тәүлек эчендә 2 тонна кан үткәрә һәм 100 000 мәртәбә тибә.

?‍♂? Төчкергәндә һава кеше борыныннан сәгатенә  180 км тизлек белән чыга.

?‍♂? Сулыш алганда кабыргалар елына 5 миллион тапкыр хәрәкәтләнә.

?‍♂? Кешенең баш миендә секунд саен 100 000 химик реакция була.

?‍♂? Кеше елына уртача 750 л сыеклык эчә, 35 мең кабартма-күмәч һәм 70 мең кәтлит ашый.

?‍♂? Кеше көненә уртача 15 мәртәбә көлә, өч көнгә бер елый.

?‍♂? Кеше мие  20 млрд нерв күзәнәгеннән тора һәм көн саен  96 млн бит мәгълүматны истә калдыра ала.

?‍♂? Кешедәге сөякләрнең дүрттән бер өлеше аякларда урнашкан.

?‍♂? Кул бармакларындагы тырнак аякларныкына караганда 4 мәртәбә тизрәк үсә.

?‍♂? Кеше елына уртача 84 млн мәртәбә күзен ачып-йомып ала.

?‍♂? Кеше гомере буена 150 триллион бит мәгълүмат истә калдыра.

?‍♂? Кеше каны 24 секунд эчендә тулы цикл ясый.

?‍♂? Кеше организмындагы кан тамырларының гомуми озынлыгы 100 000 км га җитә. Шулай ук тәндә 72,5 км нерв бар.

?‍♂? Кеше организмы 400-600 мускулдан тора. Ирләрдәге мускулларның гомуми авырлыгы бөтен авырлыкның 40%, хатын-кызларда 30% алып тора.

?‍♂? Нормаль пульс минутына 60-80не тәшкил итә. Хатын-кызларныкы 6-8гә күбрәк. Физик эш эшләгәндә 200гә җитәргә мөмкин.

?‍♂? 30 яшьтән соң кешенең көн саен 30-50 мең нерв күзәнәге үлә. Минең күләме кечерәя. Иң зур ми ир-атларда 20-29 яшьтә, хатын-кызларда 15-19да.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4977
    2
    79
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4548
    3
    69
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    4237
    2
    47

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    489
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019