Логотип Идель
Бу – тема!

ҺӨНӘРГӘ ӘЙЛӘНӘ АЛА ТОРГАН 7 ХОББИ

Сиңа, 15, ә бәлки, 35 тер? Ничек кенә булмасын, нинди һөнәр сайлаячагыңны һаман да хәл итмәгән булсаң, әлеге язманы укырга тәкъдим итәбез. Бәлки, шуннан соң әлеге катлаулы мәсьәлә җиңел генә чишелер.

1. Фото.

Кайбер кешеләр искиткеч фотолар ясый. Алар, гадәттә, фантазиягә бай, абстракт фикер йөртә торган, иҗади кешеләр була. Әгәр син дә шундыйлар рәтеннән булсаң, ник әле шушы һөнәрне сайламаска? Моның өчен хәзердән үк порфтолиоңны булдыра башларга мөмкин. Башта синең хезмәтең йә бик арзан, йә бөтенләй бушка булыр. Әмма порфолиоңны туплагач, синең тәҗрибәң дә, хезмәтең дә булачак.

2. Аш-су.

Әгәр син пешеренергә яратсаң һәм моны яхшы башкарсаң, үзеңнең киләчәгеңне шушы юнәлеш белән дә бәйләргә була. Үз эшенең осталары бар җирдә дә кирәк.

3. Музыка.

Музыка белән мавыгучылар күп. Кемдер гитарада уйный, кемдер җырлый, кемдер бии. Ә бит музыканы үзеңнең һөнәрең итеп тә сайларга була.

4. Антиквариат.

Кызыклы, үзенчәлекле тарихи әйберләрне җыю, аларны сату шактый акчалы эш була ала.

5. Мода.

Мода белән кызыксынсаң, зәвыгың булса, син моңа бәйле блог булдыра аласың. Бу эштә иң мөһиме - тәнкыйди фикер йөртү, үз фикереңне дөрес һәм матур итеп әйтә белү.

6. Фитнес.

Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик популяр. Берәр спорт төре белән шөгыльләнсәң, диетологияне яхшы белсәң, инструктор булып эшләргә мөмкин.

7. Бакчачылык.

Әгәр сиңа бакчада казыну ошаса, син бу эшне башкарырга бүтәннәргә дә ярдәм итә аласың. Яисә үз бакчаңны булдырып, блогер булырга мөмкин. Шулай ук үсентеләр, җиләк-җимеш-яшелчә сату белән дә шөгыльләнергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев