Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН ӘЗЕРЛЕК: АЛДАУ ЫСУЛЫМЫ, ӘЛЛӘ УҢАЙЛЫ ШАРТЛАРМЫ?

Гадәттә, май һәм имтиханнар бирү көне күз ачып йомганчы килеп җитә. Бигрәк тә без, өлкән сыйныф укучыларын, куркытып тора ул БДИ һәм ТДИ исемле ике явыз “аждаһа”. Ә аннан соң башлана инде: йокысыз төннәр, күз яшьләре, түбән балл...

Синең мондый ситуациядә каласың килми, шулаймы? Табигый хәл: иртәме-соңмы һәр укучы «имтиханнарга ничек әзерләнергә?» дигән уй белән очрашкач югалып кала. Имтиханнарга әзерлекнең 4 төрле форматы бар. Әмма без әлеге язмада онлайн әзерлек, бу форматның үзенчәлекләре, бәясе, эшчәнлеге хакында  сөйләшербез!

Имтиханнарга әзерлекнең 4 форматы бар:

1) Мөстәкыйль әзерләнү

Бу очракта син үз көчеңә таянып, үз иркеңдә әзерләнәсең. Синең өчен ярдәм – дәреслекләр, махсус китаплар һәм интернет-сайтлар;

2) Репетитор белән

Бу – әзерлекнең иң кыйммәт варианты. Әлеге форматны сайлаган очракта, укытучы белән күзгә-күз очрашу, аралашу, фикерләшү мөмкинлеге булдырыла;

3) Оффлайн курслар

Курслар гадәттә вузларда уза. Бер төркем укучылар белән атнага 1-2 мәртәбә дәресләр үтә. Бу формат мәктәптәге гади укуны хәтерләтә.

4) Онлайн әзерлек

Дәресләр, гадәттә, көнгә өч мәртәбә он-лайн вебинар форматында уза. Өй эшләре тикшерелә, чат ярдәмендә кураторлар белән аралашу алып барыла. Бәя һәм сыйфат ягыннан – иң оптималь вариант.

Нәрсә ул онлайн мәктәп?

Гади сүзләр белән әйткәндә, он-лайн мәктәп ул – укытучыга ерак араларда яшәүче укучыга да белем бирү чарасы. Биредә укучылар гадәти мәктәпләрдәге кебек үк, ләкин интернет аша шөгыльләнә.

Онлайн мәктәпләрнең эшчәнлеге

Онлайн мәктәпләр түбәндәге алгоритм буенча эшли: иң башта укучы үзе сайлаган мәктәпкә теркәлә. Аннан укучыларга курс һәм фән исемлеге бирелә, соңрак алар үзләренә яраклы курсны сатып ала. Уку процессында он-лайн форматта узучы вебинарлар тыңланыла, ә дәресләр тәмамланганнан соң өй эшләре бирелә. Шулай ук, һәр укучыга куратор билгеләнә, ул синең өй эшләреңне тикшерә, уку барышында туган сорауларыңа җавап бирә.

Онлайн мәктәптә уку кыйммәткә төшәме?

Мисал өчен, «УмСкул» он-лайн мәктәбен алсак, биредә 12 дәрестән торган пакет 2750 сум тора, бу – сәгатенә 109 сум чамасы дигәнне аңлата. Уртача алганда, Россия буенча репетитор белән әзерлек сәгатенә 300-500 сумга төшә, ә кайбер шәһәрләрдә бәяләр бер меңгә кадәр җитә. Нәкъ шул сәбәпле, он-лайн мәктәпләрдә әзерлек бик отышлы санала.

ТОП-5 онлайн мәктәп:

1) Тетрика

2) Фоксфорд

3) Умскул

4) Skysmart

5) ЕГЭ-студия

Плюслары:

– имтиханнарга әзерлек өчен уңайлы вакытны үзең сайлау мөмкинлеге;

– башка форматлар белән чагыштырганда, отышлы бәяләр;

– юлда йөрүгә вакыт сарыф ителми;

– күңелеңә хуш килгән мәктәп һәм укытучыларны күп вариант арасыннан сайлап алу мөмкинлеге.

Минуслары:

- үзеңдә дисциплина тәрбияләргә кирәк;

- оффлайн курсларга караганда, дәресләр саны күбрәк.

Анастасия Малова, УмСкул он-лайн-мәктәбе укытучысы:

Онлайн формат оффлайннан, беренче чиратта, уңайлы булуы белән аерылып тора. Хәзерге яшүсмерләр өйдә шөгыльләнүне өстен күрә, юлга вакыт һәм акча сарыф итәселәре килми. Хәзерге вакытта репетиторлар, нигездә, яшь укытучылар һәм алар яшүсмерләр өчен бөтенләй башка алымнар куллана. Шуңа өстәп, күп кенә укытучылар имтиханнарның барлык нечкәлекләрен белеп бетерми, чөнки мәктәп программасына гына нигезләнеп эшлиләр. Ә инде яшь белгечләр заманча укыту методикаларын, педагогик технологияләрне, укучылар өчен инновацион алымнарны файдалана.  Йомгаклап, шуны әйтә алам: укучы өчен он-лайн формат күпкә нәтиҗәлерәк булачак.

Ләлә Кәримова, 2 курс студенты:

– Тарихтан Ohmyhist дигән платформада әзерләндем. Плюсларына килгәндә: өйдән генә укыйсы, кыйбат түгел, мохит, команда рухы һәм көчле мотивация. 4 ай әзерләнү нәтиҗәсендә 80 балл туплый алдым, тарих фәненә мәхәббәтем артты. Мәктәптәге әзерлек җитмәде һәм ул тиешле дәрәҗәдә түгел иде, шуңа он-лайн әзерлекне сайларга булдым.

Камилә Хәмидуллина, 9 сыйныф укучысы:

– УмСкул һәм Рarta дигән он-лайн мәктәпләрдә әзерләнәм. Аларда иң ошаганы – әзерлекне син үзең контрольдә тота алу мөмкинлеге. Мәктәптә әзерләнүгә килгәндә, биредә күп игътибар начар укучыларга юнәлгән. Ә он-лайн курсларда һәр укучыга да бертөрле караш. Үрнәк буларак үзем укыган мәктәпне карасак та, он-лайн әзерлек алып барган укучыларның баллары укытучылар белән әзерләнгәннәреннән югарырак.

IT-технологияләр алга киткән чорда имтиханнарга әзерлекне дәреслек буенча гына түгел, ә он-лайн рәвештә дә алып барырга була. Болай уку күңеллерәк, өстәвенә, ялыктырмый. Ә инде ничек һәм нинди форматта әзерләнү бары үзеңнән тора. Күңелең кушканча эшлә!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев