Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН УКУ ПЛАТФОРМАЛАРЫ: НИЧЕК АЛДАНМАСКА?

Бүген белемнәреңне арттырасың килсә, интернетка тоташтырылган компьютер яки смартфоның булу да җитә. Онлайн белем алу ярдәмендә күп кенә нәрсәгә төшенеп була. Әнә, җәй көне генә дә мондый курсларга йөрүчеләр бермә-бер арткан.

2019нче елның җәендә Россиядәге белем бирү платформалары һәм хезмәтләре интернетта программалар һәм курслар сатуны ике тапкырга арттырган. Admitad платформасы мәгълүматларына караганда, аларның табышлары 450 миллион сумга җиткән.  Чагыштырып карасак, 2018 елның җәендә бу сан 202 миллион сумны тәшкил иткән.

Еш кына белем бирү курсларын миллионлаган халык яшәгән шәһәрләрдә сайлыйлар. 2019 елда мондыйлар арасында Мәскәү лидер булып танылган, икенче урында – Краснодар шәһәре. Еш кына без икенче урында Санкт-Петербург шәһәрен күрергә күнеккән. Әмма Төньяк башкала халкы белемне оффлайн-форматта алуны хуп күрә икән. Интернет аша укырга ярата торган ТОП-10лыкка Екатеринбург, Казан, Ростов-на-Дону, Новосибирск, Самара, Түбән Новгород һәм Уфа кергән.

Интернет аша белем алу өчен яңа кулланучыларны тарту блог, мессенджер, социаль челтәрләрдәге популяр аккаунт һәм төркемнәрдә бара икән. Нәтиҗәдә, әлеге канал аша трафик ике тапкырга диярлек – 95 процентка – арткан.

Соңгы вакытта кайбер күнекмәләр интернетта тулысынча бушлай өйрәнеп була. Мисал өчен, блогерлар кыска гына видео яздырып, чит телгә, җырларга, рәсем ясарга һәм башка күнекмәләргә өйрәтә. Бер карасаң, мондый репетиторларга бушка эшләү ник кирәк? Аның сере бар: аудиториянең игътибарын җәлеп итәр өчен, аларга реклама таләп ителә. Алга таба алар яңа укучылары белән чын тормышта бушлай эшләмәячәк.

Репетиторлар белән аерым шөгыльләнүгә килгәндә, биредә онлайн һәм оффлайн-курсларның бәяләре аерылырга мөмкин. Мисал өчен, инглиз теле буенча интернет аша уздырыла торган бер кешелек дәрес 1000 сум тора. Укытучың белән реаль тормышта белемнәреңне арттыру, уку оешмасы яки курска карап, 2300 сумнан да башланырга мөмкин хәтта.

Тик бер рәхәтнең бер михнәте дә бар икәнен онытмау мөһим. Шунысы кызганыч, бу юнәлешләрне теге яки бу өлкәдә белеме булмаган кешеләр формалаштыра. “Соры” трафик биредә дә бар. Шуңа да интернеттагы теге яки бу кешегә акча җибәргәнче, аның турында башка кешеләрнең фикерләрен укырга, квалификациясен карарга, һәм бу “укытучы”ның ботмы, әллә чын кешеме икәнлеген тикшерергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев