Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН ДУСЛЫК: ҖИҢЕЛ АРАЛАШУ ҺӘМ КУРКЫНЫЧ ИЛЛЮЗИЯ

Күзеңне йом да, күз алдыңа китер... Син өеңдә. Бер кулыңда – кайнар каһвә, икенчеседә – телефон. Тышта коеп яңгыр ява. Күңелең аралашу, хәрәкәт, очрашу көтә. Әмма урамдагы һава торышы боларның барысына да каршы. Шул вакыт синең телефоныңа хәбәр килә: «Сәлам! Әйдә танышабыз». Син кызыксынып язышырга, яңа танышың турында күбрәк белергә тырышасың. Һәм үзең дә сизмәстән әлеге таныш дуска әйләнә дә куя. Синең башыңда шулчак миллион сорау туа. Интернет алдамасмы? Виртуаль дуслык миңа зыян китермәсме? Дөрес эшлимме? Бу язманы укып, син һичшиксез дөрес эшлисең, чөнки әлеге сорауларга җавапны без бергәләп эзләрбез!

Виртуаль дуслык нидән гыйбарәт?

Социаль челтәрләрдә танышлар һәм якыннар белән аралашканда, без еш кына башка шәһәрләрдә, илләрдә берничә мең километр ераклыкта яшәүче кешеләрнең шәхси битләренә юлыгабыз. Чикләре булмаган виртуаль аралашу безгә аларның белән танышырга, тормышларын челтәр аша күзәтеп торырга, аралашырга һәм дуслашырга зур мөмкинлек бирә. Без, үзебезнең кызыксынуларга таянып, яңа таныш турындагы мәгълүматларны барлап, аның белән аралашуны дәвам итәргәме-юкмы икәнен сайлый алабыз. Әмма челтәр артында утырган «дус», бәлки, фейк булып чыгар? Шуңа да, иң беренче эш итеп, танышу өчен сайтларның ышанычлыларын сайлау кирәк.

Танышу өчен сайтлар һәм кушымталар

Интернетта дуслар табуга мөмкинлекләр тудыра торган сайтлар һәм кушымталар шактый. Tabor, Badoo, Tinder дигәннәре нәкъ тә яңа дуслар белән танышуга юнәлтелгән. Мондый сайтлар берничә категориягә бүленә һәм аларның һәркайсының үз фильтрлары бар. Шулай да, бүгенге көндә иң популяр һәм бик уңайлы кушымта Tinder булып тора. Бу – сездән якында булган дусларны табуга юнәлтелгән зур сервис. Теркәлегез, анкетаны тутырыгыз, фотоны урнаштырыгыз һәм танышу максатын күрсәтегез. Үзегезгә ошаган дусларны билгеләгез, әгәр дә кызыксынуларыгыз буенча аларга да ошыйсыз икән, кушымта сезне тоташтыра һәм язарга тәкъдим итә. Бу – яңа дуслар табу өчен бик яхшы һәм ышанычлы чыганак.

Социаль челтәрләрдә ничек аралашырга?

Интернет аша аралашканда, гадәттә, кеше бер-берсенә смс-хәбәрләр җибәрә. Монда да берничә кагыйдәне истә тотсак, аралашуда хаталар китмәячәк. Язышканда без үзебезне тиешенчә һәм шул ук вакытта иркен тотарга тиешбез. Бар нәрсәдә дә аңа ярарга тырышып, үзеңә кызык тоелмаган темалар хакында сөйләшергә тырышу дөрес үк булып бетмәячәк. Син – шәхес, һәм синең һәр мәсьәлә буенча үз фикерең бар, аны дустыңа да әйтүдән курыкма. Әлбәттә, артык каты кысалардан чыгу да дөрес түгел. Иптәшегезгә сораулар биргәндә сак һәм игътибарлы булыгыз. Әңгәмә буенча син – аны, ул сине аңларга тырышып, кирәкмәгән шәхси сораулар яудыру матур булмас. Әгәр әңгәмәдәшең ачыктан-ачык җавап бирергә теләмәсә, сиңа аның җавабы мөһим булган очракта да, сөйләшүеңне башка темага күчер. Шул очракта сорауларыңа җавапны соңрак һичшиксез табарсың.

Ләйсән Абдрахманова, укучы:

– Мин виртуаль дуслыкка нейтраль карыйм. Моны һәркем үзе хәл итәргә тиештер. Интернетта аралашканда синең кем икәнеңне беркем дә белми, димәк, каушау, уңайсызлану да булмаячак. Тик без монитор артында кем утырганын белә алмыйбыз, шуңа күрә мин интернет дуска шәхси мәгълүмат бирүгә каршы. Мин үзем интернет дус белән аралаша алмам, аңа язганда һәрвакыт ниндидер курку хисе тоярмын кебек. Гомумән,  язышуны бик үк яратып бетермим. Мин күреп сөйләшү, аралашу яклы.

Әдилә Сәфәрова, алып баручы, әни кеше:

Интернеттан аралашуга уңай карыйм. Ләкин кешенең кем икәнең белү өчен, ара-тирә булса да, видеоэлемтәгә чыгып керү комачау итмәс. Сезнең он-лайн дустыгыз чит кеше фотосын куярга, үзен башка кеше итеп күрсәтергә мөмкин.  Мондый ялганчы капканына эләкмәс өчен нәкъ тә видеоэлемтә ярдәмгә киләчәк. Ә болай интернет чит шәһәрләрдә, чит илләрдә дуслар табу өчен бер дигән мөмкинлек ул.

Камилә Халикова, укучы:

Минем көнемнең яртысы интернет челтәрләрендә үтә. Бу бездән генә тормый, замана шуны таләп итә. Гомумән, интернетта дуслар табуга һәм алар белән виртуаль рәвештә аралашуга уңай карыйм. Үземнең дә интернет дусларым бар. Алар бик күп, һәрберсе белән яхшы элемтәдә торам.
Минем уйлавымча, виртуаль дуслык булышу, киңәш бирү өчен дә бик мөһим. Бу аеруча үз эченә бикләнгән яшүсмерләргә ачылырга, интернет киңлекләрен кичәргә ярдәм итә.

Әйе, XXI тиз үсеш гасырында чын дуслык саклана, аны берни дә алыштыра алмый. Әмма интернет-дуслык – кешелекнең яңа танышуларга һәм үзара мөнәсәбәтләргә ирешүдә, тәҗрибә туплауда яңа адымы. Һәм һәркемнең мондый аралашуга үз ирке, үз карашы...

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев