Логотип Идель
Бу – тема!

«ONE SCHOOL – ONE COUNTRY»: Казан мәктәпләрендә - делегация!

45нче WorldSkills дөнья чемпионатына күп калмады. Быелның август аенда Татарстанга дөньяның төрле почмакларыннан килгән делегацияләрне мәктәп укучылары каршылаячак. Чөнки Казан мәктәпләре “Бер мәктәп – бер ил” (“One school – one country”) белем бирү программасында катнаша. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, профориентацияне камилләштерүгә багышлана.

Әлеге проектка быелның 25 гыйнварында старт бирелде: ул WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатына әзерлек атнасында башланды. “Бер мәктәп – бер ил” проектында Казанның 57 мәктәбе катнаша. Аларның һәрберсенә бер яки ике ил беркетелгән. Дөнья чемпионаты барышында чит ил катнашучылары шушы мәктәпләргә килеп тәҗрибә белән урталашачак.

Саймон Бартли, WorldSkills International президенты:


 - “Бер мәктәп – бер ил” проекты делегацияләр вәкилләренә һәм Казан укучыларына онытылмас кичерешләр бүләк итәр, дип ышанабыз. Шушы чара ярдәмендә алар хәзерге дөньяда халыкара мәдәният атмосферасын тою никадәр мөһим икәнлеген аңлаячак.


Казанның 113нче мәктәбе WorldSkills чемпионатында Бразилия делегациясен каршы алырга әзерләнә. Бирегә 100гә якын кунак киләчәк. 22 августта мәктәп укучылары делегацияне җыр-бию белән каршы алачак. Әлегә бу ил делегациясенең бер вәкиле килеп, инглиз теленнән ачык дәрес караган, мәктәп һәм монда эшләп килүче музыкаль мәктәп, “Калкан” спорт клубы, спорт залы белән танышкан.

113нче мәктәптә WorldSkills ярышларын популярлаштыру буенча бик күп эшләр эшләнә. 12 апрельдә әлеге мәктәптә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә махсус чара узачак. Анда эшче һөнәр ияләре булган әти-әниләр үз профессияләре турында чыгыш ясаячак. 20 апрельдә укучылар эшче профессияләргә багышланган макетлар конкурсында үз эшләрен яклаячак.

Башлангыч сыйныф укучылары да артта калмый. Алар арасында эшче профессияләргә багышланган җыр бәйгесе уздырылган. 1-4 сыйныф укучылары бу бәйге өчен кайбер музыкаль әсәрләрне сәхнәләштергән. 5-7 сыйныфлар – эмблемалар, өлкән сыйныфлар плакатлар әзерләгән. Конкурсларда җиңүчеләр ачыкланган, башлангыч сыйныф укучыларын төрле номинацияләрдә билгеләп узганнар. Эшче профессияләрне популярлаштыру биредә WorldSkills чемпионаты уңаеннан гына түгел, ә ел саен уздырыла икән. Мисал өчен, 8-9 сыйныф укучылары профориентация буенча урта уку йортлары белән таныша.

- Мондый чаралар эшче профессияләрнең дәрәҗәсен арттыра. Балалар арасында төрлеләре бар: кемдер эшчән, ләкин аңа уку ягы авыр бирелә. Алар 9нчы сыйныфтан көллият-техникумнарга китә. Укучылар арасында киләчәктә эшче профессияләрен сайларга теләүчеләр дә бар. Аларны ландшафт дизайны, визажист, косметолог һөнәрләре аеруча кызыксындыра. Кызганыч, әгәр без укыган вакытта һөнәрләрнең кешегә рәхәтлек, уңайлылык китерү ягын карасак, хәзерге укучылар материаль якка күбрәк игътибар бирә шул, – ди 113нче мәктәпнең тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары Алия Җамалтдинова.



“Бер мәктәп – бер ил” программасы кысаларында Казанның тагын бер уку йорты - 36нчы мәктәбе исә Австрия командасын каршы алачак. Әлегә элемтәләрне ныгытыр өчен булачак кунакларга хат җибәргәннәр, хәбәр көтәләр.

- WorldSkills хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан мәктәптә даими рәвештә чаралар уздырыла. Күптән түгел генә бу темага сыйныф сәгатьләре үтте. Укытучылар эшче профессияләр турында сөйләде. Укучыларга бирем тапшырылып, алар да һөнәрләр турында чыгыш ясап, үзара фикер алышу булды. Шулай ук чит тел укытучылары өчен семинар узды. Аның кысаларында да шушы чемпионатка багышланган чара булды. Безнең укучылар әлеге чемпионат белән кызыксына. Немец телендә аралаша торган делегация килгәч, беренче чиратта, балаларга немец телен практикалау кызык. Бездә бу тел 2нче сыйныфтан бирле укытыла, – ди 36нчы мәктәпнең немец теле укытучысы Инна Николаевна Кафтанюк.

Белешмә:


WorldSkills Kazan 2019 – бу елның Россиядә иң көтеп алынган вакыйгасы. WorldSkills Competition 2019 – һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. 60 илдән килгән 1600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачак. Әлеге чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда яулады. Бүген WorldSkills Russia хәрәкәте Россиянең 85 төбәген колачлый һәм кадрлар әзерләүдә өстенлекле юнәлеш булып тора.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев