Логотип Идель
Бу – тема!

ОЛИМПИАДА, КОНТРОЛЬ ЭШ ҺӘМ ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛӘНҮ: ИҢ ОЗЫН ЧИРЕКНЕ НИЧЕК ФАЙДАЛЫ УЗДЫРЫРГА?

Яңа ел каникуллары үтеп китте, мәктәп укучылары өчен иң озын, өченче чирек башланды. Димәк, рәхәтләнеп ял итеп ятулар җәйгә күчереләчәк. Еш кына февраль-март айларында мәктәпләрдә катлаулы материал өйрәтелә, төрле олимпиадалар, контроль эшләр уза, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына исә имтиханнарга һәм тестларга әзерләнергә туры килә. Өченче чирекне ничек җиңелрәк кичерергә? Файдалы киңәшләр безнең язмада!

1. Иң авыр фәннәргә игътибар ит. Вакытыңның күп өлешен нәкъ менә шул предметларга бир.

2. Беренче яртыеллыкта алган билгеләр белән хәзергеләрен чагыштыр. Кайда нинди проблема бар, шуларны бетерү өстендә эшлә.

3. Бәлки сиңа укытучылар белән өстәмә консультацияләр үткәрү дә кирәк булыр. Аерым бер фән буенча укытучыга яки сыйныфташыңа  ярдәм сорап мөрәҗәгать ит, алар җитәкчелегендә кагыйдәләр нигезендә берничә бирем үтә.

4.Өй эшен үтәүгә билгеле бер вакыт бирергә киңәш ителә: 9-11 сыйныфларда 4 сәгатькә кадәр. Гомумән, өй эшен башкару өчен иң кулай вакыт 15тән 18 сәгатькә кадәр булып санала.

5. Өй эшләрен эшләгән вакытта тәнәфес ясап алу кирәк. Тик ул тәнәфес компьютер һәм телевизор булмасын. Чөнки алар баш миен һәм күзләрне талчыктыра, көчне бетерә.

6. Беренче итеп үзеңә ошаган дәресне хәзерли башла. Чөнки шул очракта син калганнарын да яхшы итеп башкарып чыгачаксың.

7. Режимны бозмаска кирәклек турында да онытма. Вакытында йокыдан уян, вакытында ят. Шул очракта гына синең көнең нәтиҗәле узачак, дәресләрдә дә актив булачаксың.

8. Күп итеп су эчү зарур. Тәмле су, газлы соклар түгел, ә нәкъ менә чиста су баш миенең эшчәнлеген яхшырта.

9. Өченче чирек салкын кыш уртасы һәм яз башына эләгә. Шуңа күрә витаминнар куллану киңәш ителә. Бигрәк тә С витаминын эчү авырулардан саклаячак. Шулай ук В6, В12 турында да онытма.

10. Бу авыр чирекне кичерү өчен, укудан тыш, күбрәк саф һавада йөрергә тырыш. Сәламәтлек һәрчак беренче урында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев