Логотип Идель
Бу – тема!

«ОК, Google, ЭШ ТАБЫП БИР!»

«Ок, Google!» Интернетка керү белән безнең беренче сүзебез нәкъ менә шушы сүзләрдән башлана. Ашау, күңел ачу һәм хәтта эш эзләү дә шуңа бәйле. Әгәр беренче ике сорауга җавапны тиз табып булса, соңгысына эзләнергә, актарырга, гомумән, яхшы эш урынын табар өчен тырышырга кирәк. Даими һәм вакытлыча эш эзләү бүген ссуз яки вуз тәмамлаучыларны гына түгел, студентларны һәм хәтта мәктәп укучыларын да кызыксындыра. Уку тәмамлангач, 2-3 сәгать буш вакытың булганда, кемнең генә кесәсенә шытырдап торган акча кертәсе килмәсен, ди?!

Тик бүген әлеге мәсьәлә Татарстанда чын мәгънәсендә проблемага әверелгән. Бу «айсберг»ны урыныннан кузгату максатыннан 3 сентябрьдә КФУның танылган «сковородка»сы янында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов проблемалары булган студентлар белән күзгә-күз карап аралашты. «14-30» дип аталган очрашулар циклы бу юлы да күңелгә тигән проблемаларның берсенә багышланды. Аңатып үтик: мондый очрашуга кадәр молодоеминистерство.рф сайтында идеяләр җыела. Шулар сайланып, очрашуда яңгырый.
Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Без районнарга баргач, яшьләр укудан соң яки каникул вакытында вакытлыча эш табу авыр дип әйтә. «14-30» очрашуының берсендә бер эш белән тәэмин итүче: «Әгәр сез яшьләрне теге яки бу база күнекмәләргә өйрәтсәгез, без кешенең нәрсә эшли белгәнен аңлар идек», дип әйтә. Бу очракта безнең министрлык үзенә күрә кече һәм урта бизнес предприятиеләренә нинди күнекмәләр, нинди яшьләр кирәк булганны белә, аңлый, анализлый торган мәйданчык – коммуникатор була ала.


Бушка эш табып бирүче кыз


Инде 3 ел дәвамында кешеләргә эш тәкъдим итү белән шөгыльләнүче Дарья Куракованың бу шөгыле гади бер очрактан гына башланып киткән. Аның дуслары хезмәткәрләр, теге яки бу урынга кемнедер тәкъдим итәргә сорап яза аңа. Шулай итеп, башта эш тәкъдимнәрен «Вконтакте»дагы битенә урнаштырып бара башлаган. Шулай ике ел узган.



– Эш тәкъдимнәре буенча берничә паблик булдырдым, барысы да үзеннән-үзе таргетлана, эшли башлады. Бу бер дә начар түгел. Мин «Вконтакте»ның тотрыклы платформа булмавын, безнең тормыштан әкренләп юкка чыга баруын искә алып, Телеграм-канал булдырдым. Хәзер анда 1930 кеше язылган. Бу платформа иҗади юнәлештәге эш тәкъдим итә. Headhunter.ru сайтында сиңа теге яки бу проектка кирәк булган PR-белгечне, бүген сәгать 2гә аниматорлар кирәклеге турындагы вакансияне урнаштырмыйлар. Ә августта министр белән узган очрашудан соң тагын 2 кешегә эш таба алдык. Шунысы да бар: яшьләргә иртәгә үк 40 мең сум хезмәт хакы түли торган эш урыны кирәк. Үз вакытында без «Культурничаем» проектын бөтенләй бушка эшләдек, чөнки бу эш безгә ошый иде. Бу безнең үсеш өчен платформа булып торды. Хәзерге яшьләр моңа никтер әзер түгел, кызганыч, – ди Даша.

Ул эш тәкъдим итү буенча махсус сайт булдыра. Тиздән ул эшләп китәчәк. Әлеге платформа – иҗат, практика, яңа киңлекләр, бар/рестораннар, PR, медиа юнәлешендә эш эзләүчеләр өчен. Әлегә сайтны үстерү өчен Дарьяга административ ресурслар җитми. Моңа булышлык йөзеннән ул яшьләр министрлыгыннан ярдәм сорый.

Кечкенәдән – предприятиеләргә!


«Технократия» технологик компаниясенә нигез салучыларның берсе (ул Казан һәм Сан-Диегода тормышка ашырыла), тумышы белән Кукмара районыннан булган Булат Ганиев «Перспектива» проекты белән чыкты.



– Мин студент вакытыннан бирле эшмәкәкрлек белән шөгыльләнәм. Без үскәндә укытучылар, әти-әниләр перспективалар турында аңлатмады. Күптән түгел Балтач районында тулы бер актлар залына җыелган укучыларга профессияләр, технологияләр турында сөйләдем. Бу балалар мине һаман тынычлыкта калдырмый (елмая). Йә «Вконтакте», йә «Инстаграм»га үз сорауларын яудыра. Шуннан соң, мин авыл районнарында укытучылар, әти-әниләр нинди була алганың турында перспективаларны күрсәтми. Мин, мәсәлән, үзем дә эшмәкәр булачагыма ышанмадым. Төрле компанияләргә районнардан килгән укучыларга үзләренең эшләре белән экскурсия форматында таныштырырга тәкъдим итәм. Үз компаниямне, дусларымның компанияләрен тәкъдим итә алам. Әйдәгез, ким дигәндә, 50 оешмадан торган исемлек төзеп, берничә айга бер тапкыр районнардан килгән укучыларны таныштырыйк. Әйе, бу иртәгә үк эшче урыннар булдырмаячак. Әмма, бәлки, бу укучылар 20-30 елдан үзләре компанияләр булдырып, 10 000 эш урынын булдырырлар, – ди Булат.

Аның фикеренчә, укучыларны алып килә һәм алып кайта торган трансферлар, озатып баручылар булырга тиеш. Монда министрлык ярдәмгә килергә тиеш. «Укучыларны музей, театрда мәдәнияткә мәхәббәт тәрбиялиләр, әдәпкә өйрәтәләр, ләкин аларны амбициозлыкка өйрәтмиләр. Алар гадел юл белән чын акча эшләүне белми. Минем әни минем прокурор булуымны теләде. Ә мин ВМКга киттем. Бшта мин аны күңелсезләндермим, хәзер инде юк», – дип сөйли проект авторы.

Министр да бу фикерне куәтләп алды: «Мин тагын бер кат шуңа төшендем: без эшмәкәрлек күнекмәсен никадәр иртәрәк төшендерсәк, шулкадәр яхшырак. Чөнки мондый күнекмә алучы инфантиль кеше булмаячак, тормышта нәрсә кирәклеген яхшы беләчәк».



Орчашу барышында шулай ук эш эзләүчеләрне һәм эш тәкъдим итүчеләрне күзгә-күз карап очраштыра торган проект, карьераны планлаштыру үзәкләрен вузларда булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. «Clips» студиясе җитәкчесе Сергей Хуртин Казан студентлары өчен «Freelance» сайтын да булдырырга телиләр. Анда геолокация ярдәмендә эш урыннарын таба алачаклар. Мисал өчен, бер торак комплекста укучыга эт белән урамда йөргән өчен аена 10 мең сум түлиләр икән. Бу малай почта тартмаларына игъланнар язып салган да, шундый тәкъдим алган. Һәм мондый мөмкинлекләрне Казан яшьләренә булдырырга телиләр.
Шушы очрашудан соң:

– буш вакытында эшләргә теләгән яшьләрнең портретын булдырырга телиләр;

– министр кече һәм урта бизнес вәкилләре белән дә очрашачак;

– нәтиҗәдә, яшьләрнең сораулары белән эшмәкәрләрең тәкъдимнәрен «кавыштырырга» җыеналар.

– Әгәр кышын эшмәкәрләр җәйгә яки көннең икенче яртысына билгеле бер күнекмәләре булган теге яки бу белгечләр кирәклеген әйтсә, мисал өчен, без кирәкле булган күнекмәләрнең 80 процентының хезмәт күрсәтү, ораторлык осталыгы икәнлеген белер идек. Шулай итеп, бер ай эчендә эшләргә теләгән яшьләрне җыеп, тиешле күнекмәләргә өйрәтеп, әзерләр идек. Без үзебез тәкъдим итә торган продуктның гарантын булдыра алыр идек. Киләсе җәйгә без конкрет программа әзерләячәкбез (ничә яшь кеше эшләргә тели, нинди күнекмәләр таләп ителәчәк, вакытлыча эшкә эшче куллар кирәк булган предприятиеләр исемлеге). Яшьләрне шушы күнекмәләргә өйрәтер өчен предприятиеләрдәге укытучылар, иҗтимагый оешмалар ярдәме белән тормышка ашырырга булышыр, дип өметләнәбез, – ди Дамир Фәттахов.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев