Логотип Идель
Бу – тема!

"ОБЩАГА"ДА ЯШӘҮ ТУРЫНДА 7 МИФ

Тулай торакка кереп урнашуың була, шунда ук туганнарың, дусларың синең тормышыңны “кайгырта” башлый. Янәсе, “Ничек соң анда?”, “И-и-и-и-и-и, “общага”да яшәүләре бигрәк читендер инде”, дип. Гадәттә, тулай торакның “т” хәрефен дә белмәгәннәр шулай “кайгыра” да инде. Әгәр син быел 1 курска башка шәһәргә укырга барасың икән, тулай торак турында кайбер мәгълүматның бары тик миф кына булуын белеп баруың хәерле. Үзең дә курыкма, әти-әниеңне дә борчуга салма!

Беренче миф
Бертуктаусыз тавыш


Тулай торакка урнашыр алдыннан, күршеләрнең акырулары яки төне буе гитара чиертеп утырулары турында ишеткәнсеңдер инде. Кайгырма, дустым, тулай торактагы шау-шу дәрәҗәсе өй эшләрен эшләргә мөмкинлек бирә ул. Моңа тиз ияләшәсең. Җитмәсә, кайвакыт хәтта үле тынлыкны да ишетә алачаксың. Россиянең 52нче законы буенча 23.00дән соң шаулашырга ярамый. Тик кайвакыт ярамыйга карамый шул. Ләкин андый хәлләр көн саен булып тормый. Ә Универсиада авылына эләксәң, анда шау-шу белән тәртип. Артыгын кыланып булмый. Хәзер сакчы абыйлар килеп җитә.

Икенче миф
Исереп йөрүләр, күңел ачулар


Тулай тораклар турында иң киң таралган миф – шушы. Чөнки һәр икенче студентны эчкече яки җәнҗал куптарырга яратучы, дип атыйлар. Тулай торакларда исерткеч эчемлекләр куллану тыелган. Җирле закон булса да, студентларга әлеге кагыйдәне истә тотарга кирәк. Мисал өчен, Универсиада авылында алкоголь куллансаң, иртәгә урамга куып чыгарылуыңны көт тә тор! КППдан кергәндә, сумкаларны тикшереп кертү кагыйдәсе дә бар әле монда. Әти-әни биреп җибәргән акчаны кем генә исерткеч эчемлеккә әрәм итәсе килер икән?!


Өченче миф
“Тулысынча ирекле син!”


“Өйдән китәм дә, нәрсә телим – шуны эшләячәкмен” мондый сүзләрне чит җиргә укырга киткән һәр кеше әйтәдер ул. Ләкин тулай торакта яши башлауның беренче атнасында ук әйткән сүзләреңне кире аласы килә башлый. Чөнки әти-әниеңнән аерылып яши башлау әле үз өстеңә зур җаваплылык та алу дигән сүз. Аерым яши башлагач, җыештыру, ашарга пешерү кебек әни эшләгән әйберләрне үзеңә эшләргә туры килә.

Тулай торакның үз кагыйдәләре дә ирекне тыя: кунакларны 22.00гә кадәр алып керергә ярый. Универсиада авылында төнге 11дән соң кертмиләр. Иртәнге 6дан да иртәрәк эләгә алмыйсың. Ә башкаларында вахтерның обход вакытына туры килмәвең мөһим. Чөнки КФУның иске тулай торакларында төнге икедән соң ике тапкыр обходка чыгалар.

Дүртенче миф
Җыештыру турында оныт


“Студентлар тулай торагына эләгәм дә, җыештыру турында онытам!”, дип уйласаң, ялыгшасың. Чөнки монда бүлмләрнең чисталыгын күзәтүче активистлар бар. Мондый күзәтүчеләр алдан хәбәр итмичә йөри. Кулларында һәрвакыт кәгазь һәм ручка була. Бүлмәне карап чыкканнан соң, билге куялар. “Иртәгә чүпне ташларга онытма!” дип кисәтү ясарга да күп сорамыйлар. Мондый сүзләрдән соң кем инде бүлмәсенең пычрак булуын теләсен?!



 

Бишенче миф
Тулай торак уңайлы һәм җайлы була алмый


Карават, урындык, өстәл, шкаф кебек җиһазлар гына булган бүлмәдә нинди рәхәтлелек турында сүз барырга мөмкин, дип уйлыйсыңмы син?! Ә бит барысы да синең теләгеңнән һәм тырышлыгыңнан гына тора! Яхшылап юып чыгаргач, бүлмәгә 3-4 деталь өстисең. Моннан соң синең бүлмәңә башкаларның да кереп кенә торасы килеп торачак.

​ Җылы пледлар;

​ Келәм җәеп;

​ Гадәти булмаган киштәләр;

​ Фоторамкалар;

​ Төрле әсәрләрдән үзеңә ошаган гыйбарәләр элеп куеп була.

Бик теләсәң, гади генә бүлмәдән дә кәнфит ясап була.

Алтынчы миф
Урлашу


Әти-әниләр киткәндә һәрвакыт әйберләрне карап кына йөртергә куша. Ходай да бит “Сакланганны саклармын” дигән бит. Тулай торакларда “Караклар гына яши” дигән сүз дөрес түгел, әлбәттә. Тик кемнең урларга сәләтле икәнлеген чамалап булмый. Шуңа саклап һәм сакланып йөр.


Җиденче миф
"Ачлык"


Беренче вакытта әнинең өчпочмакларыннан, кыстыбыйларыннан башка яшәү рәхәт түгел. Тик ашыйсың килсә, пешерергә өйрәнәсең ул! Ашарга булмаганда, күршеләр ач калдырмый инде. Ни генә дисәләр дә, тулай торакта ярты сынык ипие белән дә бүлешергә риза булган кешеләр яши. “Кунак ашы – кара-каршы”, диләр. Иң мөһиме – үзең дә шундый була бел!:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев