НУРМИНСКИЙ: ЛЕЙБЛ, «МОЛОДЕЖКА» СЕРИАЛЫ, ТАТАРЧА ҖЫРЛАР
Россия рэперы Альберт Нурминский Татарстанда шәхси музыкаль лейблын ача. Лейбл эше ничек оештырылачак? Җырчы нинди артистларны җәлеп итәргә җыена?
Татарча рэплардан күтәрелеп китеп, Россия, чит илләр күләмендә дә танылган җырчы Альберт Нурминский туган ягы Татарстанда музыкаль лейбл ача. Ул «TATLANTA» исеме белән тәкъдим ителә. Лейбл, иң беренче чиратта, Татарстан киңлекләрендә эшләсә дә, ул – дөньякүләм, ягъни Россиянең башка регионнары, чит илләрдән дә артистларны кабул итәчәкләр.
«TAT ул – Татарстан, ATLANTA – безгә үрнәк, илһам чыганагы булган кумирларыбыз чыккан чит ил шәһәре. Андагы яңгырашны үзебезгә алып кайтып, Татарстанның музыкаль фикерләвен бераз үзгәртәсебез килә», – дип матбугат конференциясендә хәбәр итте Альберт.
«ЛЕЙБЛ – ИҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА, АКЧА ЭШЛӘҮГӘ БӘЙЛЕ»
Лейблга инде старт бирелгән. «Талантлар эзлибез» дип видео куелачак. Катнашучыларның нинди телдә җырлавы, егет булуымы, кызмы – мөһим түгел. Алар үзләренең чыгышын тәкъдим итәчәк, лейбл командасы сайлап алу этабын уздырачак. Нурминский әйтүенчә, бернинди дә җитди критерийлар юк.
«Әгәр дә безне шушы кешедә нинди дә булса фишка җәлеп итә икән: тавыш, мимика, үз-үзен тотышы яки башка әйбер – гомумән, без анда потенциал күрсәк, үзебезгә алып үстерәчәкбез», – диде ул.
Лейблның максаты – Татарстанны, билгесез сәләтле артистларны ачу, таныту, ягъни лейбл – артистлар үстерә торган фабрика кебек карала. Киләчәктә Альберт Нурминский бу артистларны үзе белән турларга да йөртергә мөмкин.
«Лейбл барлыкка китерү, бу сер түгел, иң беренче чиратта, акча эшләүгә бәйле. Мин дөнья буенча турлар белән шактый йөргән кеше. Музыка даирәсе – бик бай өлкә, кеше монда никадәр акча эшләп булырга мөмкин икәнен белми дә. Мин бу «пирог»ны татып карадым, ә хәзер аны башкаларга да күрсәтәсем килә. Нишләп әле яңа талантлар җыеп, шушы команда белән «пирог»ның зуррак кисәген тешләмәскә? Бу бит минем файдага гына эшләнелми, күпме кешегә зур мөмкинлекләр ачыла», – дип белдерде рэпер.
НУРМИНСКИЙ «МОЛОДЁЖКА»ДА
Шулай ук бүгенге көндә популяр булган «Молодёжка. Новая смена» сериалында үзенең җыры яңгыравы турындагы сорауга да җавап бирде Альберт. Ул җырларын Мәскәү лейблларына арендага бирә. Алар шул килешү аралыгында әлеге җырларны, рөхсәт сорап тормыйча, ничек телиләр, шулай куллана алалар. Иң популяр җырларының берсе сериалда яңгыраячагын Нурминский премьера алдыннан гына белгән. Һәм, әлбәттә, моны шәп яңалык итеп кабул иткән.
«Бу бит «классно», мине өстәмә популярлаштыру, тегендә дә, монда да күрсәтәләр, шәп», – диде ул.
«ТАТАРСТАН АУДИТОРИЯСЕ – МИНЕМ ӨЧЕН ТУГАННАР»
Күп кешене кызыксындыра торган тагын бер сорау ул – Нурминский тагын татарча җырлар чыгарачакмы? Әлбәттә, татарча җырлар тиздән булачак.
«Россия тамашачысын дуслар итеп кабул итсәм, Татарстан аудиториясе – минем өчен туганнар. Иҗатымның башлангыч чорында күтәреп алган татар тыңлаучысын, татар телен мин берничек тә оныта алмыйм», – дип тәмамлады Альберт.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев