Логотип Идель
Бу – тема!

НУРЛЫ ЙОЛДЫЗЛАР БИЛГЕЛЕ!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

– Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

19нчы апрель яшь иҗатчыларга, «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе катнашучылары өчен, дөрестән дә, бәйрәм булып истә калачак. Чөнки нәкъ менә бүген республикакүләм бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Әлеге конкурс бер ноктада тукталып калмый, елдан ел ул үзенең горизонтларын киңәйтә, һәр ел саен яшь язучыларны, яшь шагыйрьләрне бер урында туплый. Моннан нәкъ 8 ел элек Казан федераль университетның төп бинасында конкурсның беренче бүләкләү тантанасы узган иде. Залда нибары 15 кеше генә булган. Сәләткә нур булган 15 йолдыз. Һәм алар бүгенгәчә өметләрне аклап, якты йолдыз булып балкыйлар. Киләсе елларда катнашучыларның һәм җиүчеләрнең саны бермә-бер арткан. Быел исә конкурска 200гә якын гариза кабул ителгән. Конкурс географиясе дә бик киң бит. Гаризалар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан Республикасы, Самара якларыннан юлланган.

200гә якын иҗади эшне карау һәм бәяләү өчен 18 кешедән торган мөхтәрәм казыйлар шурасы да төзелгән. Казыйлар арасында шагыйрьләр һәм язучылар, журналистлар, республика басма матбугаты вәкилләре һәм галимнәр дә булды.

Бүген исә нәкъ менә шушындый зур конкурска нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләре лаеклы.

Шигърият

12-14 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Акбаров Алмаз Нурлыхан улы

2 урын: Димөхәмәтова Илүзә Ирек кызы

3 урын: Гатина Диләрә Ринат кызы

15-18 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Гафурова Азалия Наил кызы

2 урын: Хуҗина Зәринә Рамил кызы

3 урын: Закирянова Рушания Фаис кызы

19-22 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Сәлахова Алсу Рамис кызы

2 урын: Шәйхелова Сәрбиназ Фәнис кызы

3 урын: Закирянова Рушания Фаис кызы

 

Чәчмә әсәр

12-14 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Мирхайдарова Азалия Рамил кызы

2 урын: Хафизова Гөлшат Фәрит кызы

3 урын: Вәлиева Мәдинә Ленис кызы

15-18 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Рахимова Алсу Илшат кызы

2 урын: Хазиева Чулпан Илһам кызы

3 урын Габизов Ильсаф Ильнар улы

19-22 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Җәлилова Алсу Марс кызы

2 урын: Ногъманова Язгөл Наил кызы

3 урын: Хәкимова Илүзә Сабирҗан кызы

 

Драматургия

15-17 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Газимҗанова Гөлинә Фәрһад кызы

2 урын: Нигъмәтҗанова Разилә Раил кызы

3 урын: Кәримуллина Гөлзидә Фәнис кызы

 

Балалар әдәбияты

12-14 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Закирова Назилә Фарсель кызы

2 урын: Яруллина Гөлия Фердәвис кызы

3 урын: Хафизова Гөлназ Фәрит кызы

15-18 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Габдракипова Камилә Мирхәт кызы

2 урын: Галеев Риназ Ильсаф улы

3 урын: Абдрахманова Айзилә Айрат кызы

 

Публицистика

12-14 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Абдрахманова Ләйсән Айрат кызы

2 урын: Рәхимова Әлфия Илшат кызы

3 урын: Яруллина Гөлия Фердәвис кызы

15-18 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Әлмиева Резидә Ринат кызы

2 урын: Абдрахманова Айзилә Айрат кызы

3 урын: Габизов Ильсаф Ильнар улы

19-22 яшьлек катнашучылар:

1 урын: Гарифуллина Чулпан Илшат кызы

2 урын: Сабитова Зилә Вахит кызы
Моннан 4 ел элек конкурска Флүс Латыйфи исеме бирелгән иде. Флүс Латыйфи – Сәләт оешмасының беренче елларыннан ук әдәбият, журналистика белән кызыксынучы сәлкешләр белән эшләүче, аларның иҗади сәләтләрен, активлыгын үстерүдә зур хезмәт куйган шәхес. Безнең әдәби конкурс Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев