Логотип Идель
Бу – тема!

НУРЛАТ ЕГЕТЛӘРЕ ЯНГЫННАН ӘБИНЕ КОТКАРГАН

Яңа елны Нурлат егетләре герой булып башлады - Динар Ханиев белән Нияз Вәлиуллин 77 яшьлек әбине янгыннан коткарган. Егетләр беравыздан безнең урынында булган һәркем шулай эшләр иде, диләр. Бу Яңа ел алды көннәре егетләрнең хәтерендә озак сакланыр әле...


Батыр егетләр КИТТУда (КХТИ) механика факультетында белем ала икән. Динар 2нче курста укыса, Нияз – 1нче курс студенты.

- Бу вакыйга 30 декабрьдә булды. Без Нияз белән өйгә кайтып барган вакытта бер йортның тәрәзәсеннән төтен чыкканын күрдек. Якынрак килүгә, өченче каттагы балконда бер әби “Янам!” дип кычкыруын ишеттек. Үзебез турында әллә ни уйлап тормадык, подъездга чаптык. Кешене коткару – безнең төп максат иде, – дип башлады сүзен Динар.

Егетләр 112 телефонына шалтыратырга тотынган, тик анда җавап бирүче булмаган. Шунда ук Нурлат районындагы янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратканнар.

 - Без подъездка кердек. Янгын суыткычның кыска ялганышы аркасында чыккан булган. Фатир бусагасын узуга, ул көчәйде. Пластмасса янгач, төтен дә катырак чыга бит. Ялкын да зурая барды. Бөтен фатир, подъездга төтен таралды. Әбине фатирыннан чыгардык та, дүртенче катта яшәүчеләрне кисәтеп, урамга чыгарга куштык, – ди Нияз.

77 яшьлек әби егетләргә үз ишеген авырлык белән генә ача ала. Динар аны акрынлап урамга чыгара башлый. Нияз, әбигә үз курткасын кидереп, кире өйгә киемнәр артыннан керә. Янгында калу куркынычы булган өлкән яшьтәге ханым кышкы киемнәренең өйдә калганын соңыннан гына абайлап ала.

 - Әбинең фатирына аны-моны уйлап тормыйча кереп киттек. Чыккач кына “анда калган булсак, нәрсә булыр иде?” дигән уйлар килде. Икенче тапкыр фатирга кергәндә инде күңелдә бераз курку хисе туган иде. Чөнки бөтен фатир төтен белән тулган, күзгә бер нәрсә дә күренми, суларга авыр. Тик, минемчә, безнең урында булган һәрбер кеше шулай эшләр иде. Без булмасак, ул әбигә нәрсә булыр иде?! Ярый әле без бу тирәдән узып барганбыз, – ди Нияз.



Егетләр, югалып калмыйча, шунда ук дүртенче катта яшәүчеләргә урамга чыгарга куша. Янгын сүндерү машинасы белән бергә ашыгыч ярдәм дә килеп җитә. Әбине хастаханәгә озаталар. Нияз зыян күрүче әбигә үзенең шапкасын да биреп калдырган. Соңыннан, әби күршеләре аша Ниязны тапкан, шапкасын кире кайтарган. Егетләр әбинең хәлләрен белешеп тора. Аның сәламәтлеге яхшы, ул үзенең фатирына кайткан инде.

Егетләргә янгында кеше коткару табигый хәл булып тоелса да, мондый батырлыкны һәрбер кеше эшли алыр идеме икән? Башта Нияз батырлыгы турында әти-әнисенә әйтмәгән, бәлки, орышырлар, дип уйлаган. “Минем ике бертуган энем бар. Әгәр ул әби урынында энеләрем калган булса... Алла сакласын. Башыма андый уйлар да килде. Вакыты җиткәч, әти-әниләрем үзләре белде”, – ди студент.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да шәһәр җыелышында егетләргә рәхмәт хаты белән акчалата бүләк тә тапшырган. “Районда рәхмәт белдерделәр, акчалата премия Казанга килеп җитәрлек кенә булды. Ләкин без бит акча өчен эшләмәдек – шунысы мөһим”, – ди Нияз.

Егетләр кеше гомерен саклап калулары турында мактанып йөрми. Әмма кемгәдер булышулары, үлемнән коткаруы аларның күңеленә җылылык өсти. “Әти-әниләр, танышларыбыз безнең белән бик горурланды, чөнки шәһәребез кечкенә, булганнар барысына да тиз арада барып җитте. Район башлыгы да мактады”, – ди Динар.



Әлбәттә, әби урынында да, егетләр урынында да теләсә кем калырга мөмкин. Шуңа да Нияз белән Динар мондый вакытта үзеңне шул ситуациягә куеп карарга, гаиләгез, якыннарыгыз турында уйларга тәкъдим итә. Башка кешеләр дә синең тормышыңа битараф булса, бу бер дә яхшы түгел, дип саный алар.

Афәрин, егетләр! Сезнең кебек батырлар күбрәк булсын иде.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар nurlat.tatarstan.ru  сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев