Логотип Идель
Бу – тема!

«НУР»дан «БУМЕРАНГ»ка ИКЕ ТӘҮЛЕК ЮЛ

Минем бу уку елым «Орлёнок» бөтенроссия балалар үзәгендә урнашкан «Йолдызлы» лагерында башланды. Ә мин анда ничек эләктем соң?

«Нур» телестудиясендә без Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Нәсел җебе» дип аталган кыска метражлы кинофильм төшердек. Татар телендәге шушы эшебезне субтитрлар ярдәмендә рус теленә тәрҗемә иттек тә «Бумеранг» фестиваль-форумына  юлладык. Күпмедер вакыттан соң студиябезгә шатлыклы хәбәр килде: форумга килгән 400 фильмның иң яхшы 12се арасында «Нәсел җебе» дә бар. Ә «Бумеранг»ка без 5 фильм җибәргән идек, шуның берсе гран-при яулады. Җиңүебез турында хәбәрне ишеткәч, «Нур»га йөрүчеләрнең шатлыклы йөзләрен күрсәгез сез! Әмма лагерьга юлламалар саны нибары өчәү генә. Һәм шушы 3 укучы арасында мин дә бар!

Дөресен генә әйткәндә, бу лагерьга эләгүе бик җиңел эш түгел. Анда бару өчен, фестиваль партнёрларының берәр бәйгесендә катнашып җиңү яуларга кирәк. Безнең студия, җәй башында Златоуст шәһәрендә узган бөтенроссия яшь кинематографистлар питчингында катнашып, финалчылар рәтенә эләкте. Бу безгә әлеге форумда катнашу мөмкинлеген бирде.

Без, йөзләрендә җиңү шатлыгы балкыган өч «Нур»чы, 5 сентябрь көнне җитәкчебез Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызы белән бергә 21 көнлек лагерьга кузгалдык. Ике тәүлек буе поездда бару бер дә алҗытмады, һәм без – ниһаять, лагерь территориясендә...

Ә анда безне зур эш көтә – берничә атна дәвамында, Мәскәү режиссёрлары җитәкчелегендә, кыска метражлы фильм әзерләү. Җитәкчеләребез дә танылган шәхесләр – Алексей Ясулович һәм Надежда Кочурова.  Иң башта сценарий яздык, аннан 4 көн дәвамында төшердек, ә соңыннан, билгеле булганча, төп өлеш – монтаж.  

Кино эчтәлегендә без рус язучысы Ксения Драгунская һәм аның иҗат юлын күрсәтергә тиеш. Фильмда язучының бала, яшүсмер һәм олы чагы сурәтләнә. Бала һәм яшүсмер вакытта аны дуслары аңламый, төрлечә кыерсыталар – ул хәтта иҗат юлын ташларга да уйлый. Нәкъ менә шул вакытта язучы бер егетне очрата һәм ул аңа бик ярдәм итә, авыр чакларда туктамаска, һәрчак алга барырга өйрәтә. Фильм ахырында төп герой танылган язучыга әйләнә, күпләргә үрнәк була.

Шушы проектта безнең студия укучыларының да өлеше зур: Эмиль Галимҗанов – оператор һәм монтажчы, Ләйлә Заһриева – монтажчы һәм сәнгати якны кайгыртучы,  ә мин – актёр һәм сәнгать бүлегендә эшләүче. Тырышып эшләүнең нәтиҗәләре дә куанырлык – барыбыз да үз юнәлешебездә 1 нче урын яуладык.

 Кинодан тыш лагерьда көн саен төрледән-төрле остаханәләр, кичке чаралар булып торды. Остаханәләрне Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән күренекле актёрлар, режиссёрлар, сценаристлар һәм операторлар үткәрде. Алар арасыннан Татьяна Мирошник, Егор Сальников, Евгений Корженков, Наталья Кадочникова кебек остазларны аерым билгеләп үтәсем килә.

  Кыскасы, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үз эченә алган бөтенроссия күләмендәге «Бумеранг» фестиваль-форумы – яшь кинематографистлар, журналистлар, аниматорлар һәм фотографлар өчен зур мөмкинлек. Биредә кино бүлеге генә түгел, ә журналистика, SMM, фото һәм башка күп төрле юнәлешләр дә эшләде.  Монда һәр бала үзенең сәләтен башкаларга күрсәтә һәм күпмедер дәрәҗәдә үзенең киләчәк юлын билгели ала. Әгәр шушы өлкә кызыклы икән, бәйгедә катнашып, әлеге лагерьга юллама отасы гына кала. Ә моның өчен безнеке кебек җитәкче һәм күпләрне кызыктырган «Нур» телестудиясендә тырышып эшләү кирәк. Нәтиҗәле эш һәрвакытта куаныч китерә!

Әнвәр Мөхетдинов

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев