Логотип Идель
Бу – тема!

“НИЯТ” БАЛАЛАР ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Ике еллык тәнәфестән соң татар балалар һәм үсмерләрнең театр коллективлары арасында уздырыла торган “Ният” фестивале кабат әйләнеп кайтты. Быел аны тугызынчы тапкыр уздырдылар. Бүген Буада әлеге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр.


...Ишеткәнегез бар микән, һәр елны, традиция буенча, яшь талантларны барлау, балалар арасында милли театрга хөрмәт уяту, аны таныту максатыннан “Ният” татар балалар театр коллективлары фестивале үткәрелә. Буа дәүләт драма театры тарафыннан оештырыла ул. Һәм хаклы рәвештә төбәкара фестиваль дәрәҗәсенә дә лаек. Шулай булмый ни: быел әлеге бәйгедә Татарстанның Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарыннан гына түгел, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия Республикасыннан да театр коллективлары катнашкан.

– Барлыгы 42 коллективтан гариза кабул ителде. Сайлап алу этаплары, зона турлары узды һәм бүген җиңүчеләрне бүләклибез, – дип сөйләде безгә Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев. – Әлеге фестиваль балаларга театр дөньясына юл ача, дип курыкмыйча әйтергә була. Театрыбызда “Ният” аша узган артистлар берничә.



Фестивальнең йомгаклау көнендә – бүләкләү өлешендә өч коллектив спектаклен тәкъдим итте. Чувашия Республикасы Батыр районы Татар Сыгыты мәктәбенең “Яшьлек” коллективы К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”н, Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбе балалары – “Кояшкай” театр коллективы А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен, Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбенең “Нур” коллективы Д.Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” пьесасын сәхнәләштергән иде. Оештыручылар, сер пәрдәсен күтәрә төшеп, шулар арасында төп җиңүче билгеләнәчәк, дип алдан ук әйтеп куйды.

Шулай булып чыкты да: Гран-при ияләре – чәчкаплылар. Телгә алынган калган ике коллектив беренче урынга лаек булды. Моннан тыш һәр катнашкан мәктә, призлы урынга лаек булган коллектив һәм аерым номинацияләрдә җиңүче булган укучыларга да бүләкләр тапшырылды.

/ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ: АЛЬБОМ/


























Фәрит Салихов

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев