Логотип Идель
Бу – тема!

НИКОЛАЙ ДРОЗДОВ: ХӘЗЕР ЭКОЛОГИЯ - ТӨП ФӘН! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Табигатьне ихлас ярату, чиксез күп белем һәм буыннан буынга дәвамчанлык... Нәрсә турында сүз бара дип аптырамагыз. Мин галим-зоолог һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов белән очрашудан шулай илһамланып кайттым. 16 декабрь көнне Казан шәһәренең 3нче гимназиясе укучыларының да Николай Дроздов белән күрешү мөмкинлеге булды.

Очрашу урыны итеп юктан гына 3нче гимназия сайланмаган. Әлеге гимназия экологик юнәлеше белән, ә 1 “А” – Татарстаның беренче экологик сыйныфы булуы белән аерылып тора.

Беренче сыйныф укучылары гына булуга карамастан, балалар экология өлкәсендә ышанычлы адымнар ясый башлаган инде. Республика бәйгеләрендә җинүләр, тыюлыкларга бару, макулатура җыю, агачлар утырту, министрлар һәм үз эшләрнең осталары белән очрашу – болар барысы да 1А сыйныфы инде башкарып өлгергән эшләр. Шуңа күрә Николай Дроздов биредә иң көтелгән кунаклардан. Яшь экологлар кунакны шигырь сөйләп каршы алдылар - балаларның шулай итеп кунакка хөрмәт белдердерүләре иде бу.



Николай Дроздов исә балаларга аерым шәхескә бик мөкиббән китмәскә һәм укуга, яңа җиңүләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте. “Биш минутка кергән кеше турында уйларга кирәкми, ә һәрвакыт алга барырга һәм яңа әйберләр белән танышырга кирәк”, – диде Николай Николаевич әтиләрчә җылы елмаеп.

“Хәзерге дөньяда экология – ул төп фән. Иң мөһиме: төзелгән һәм төзелеп килүче дөньяны саклау. Экология - тормышның бөтен өлкәләрендә дә бар, һәм кеше ансыз берничек тә булдыра алмый. Сезнең “күңел экологиясе” турында ишеткәнегез бармы? Үз сәламәтлегегезне саклап торырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм мөмкин кадәр мәрхәмәтле булырга кирәк. Югыйсә, бу - җәмгыять алдында җинәять кебек кабул ителәчәк. Табигать безне безне үстерә, яшәтә һәм ашата. Бу хакта онытырга ярамый”.

Очрашу гимназиянең актлар залында дәвам итте. Экологиягә гашыйк булган балалар һәм аларның әти-әниләре кешенең барлыкка килүе һәм аның гадәтләре турында, кеше һәм хайваннар дөньясы арасындагы бәйләнеш турында бик кызыклы лекция тыңладылар.

Чыгыш вакытында Николай Дроздов, “Хайваннар дөньясында” программасына 50 ел тулгач, аның алып баручысы алмашуы турында әйтте. Алып баручы урынын Николай Николаевич унбишь яшьлек Алексей Лапинга тапшырачак.



Очрашу ахырында Николай Дроздов гимназиягә үзенең җырлары яздырылган диск бүләк итте, ә 1 “А” балалары, очрашу өчен рәхмәт белдереп, аңа үз куллары белән ясалган Ак барс фигурасын тапшырдылар. Балаларның бүләге дә очраклы рәвештә генә сайланмаган. Ак барс - Татарстан символы гына түгел. Тиздән республикабызда барслар үрчетеләчәк. Моның өчен Идел-Кама тыюлыгында Ак барслар үстерү үзәге төзелә икән. “Минемчә, Татарстанның чын патриотларында – барс характеры, алар монда яшәмәсәләр дә, республиканың гербында урнашканнар”, – дип нәтиҗә ясады Николай Дроздов.

Алинә Сысоева
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары






























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев