НИК ВУЙЧИЧТАН ТОРМЫШ ДӘРЕСЕ: ҮЗ-ҮЗЕҢНӘН КӨЛӘ АЛУНЫҢ ФАЙДАСЫ

Дуслар яки якын кешеләр безгә көненә әллә ничә тапкыр: «Син матур, без сине яратабыз, барлык начар нәрсә үтәчәк», – дип кабатларга мөмкин. Гадәттә, мондый сүзләрне колак аша гына уздырып җибәрәбез. Яшьтәшләрем әйткән авыр сүзләрдән соң әти-әниемә мине бик еш юатырга туры килә иде. Ә шунда берәр яшьтәшем кайсыдыр ягымны мактап куйса, шунда ук үзгәреп китә идем. Бер кыз: «Син бик сөйкемле», – дигәннән соң, ай буе һавада очып йөрүемне хәтерлим.

Унөч яшьләр тирәсендә мин иртән борын очына чыккан бер бетчә белән уянып киттем. Кып-кызыл зур бетчә иде ул.

– Кара инде син монда, коточкыч бит бу! – дидем әниемә.

– Кашыма, – диде әни.

«Ничек кашыйм инде мин моны. Нәрсә белән?» – дип уйладым мин. Мәктәпкә барганда да, мәктәптә дә үземне дөньядагы иң ямьсез кеше итеп сиздем. Бөтенесе миңа карыйлар кебек иде. Берничә көннән бетә дисәләр дә, ул бер айдан соң да, соңрак та бетмәде. Үземне Санта-Клаусның боланы – Кызыл борынлы Рудольф итеп сизә идем. Сигез айдан соң, әни дерматологка алып барды.

– Бу бетчә түгел, ялкынсынган май бизе, – диде дерматолог.

– Кисеп алыгыз аны, – дидем мин ялварып.

– Бу кеп-кечкенә ноктаны кисеп алсам, шрам күпкә зуррак булачак бит. Гомерлек булачак, шуны телисеңме?

Кеп-кечкенә нокта? Ничек шулай дия ала ул? Гигант бетчә бит.

Шрам калудан куркып, кистермичә, борын очында калдырдым мин аны. Ләкин кемнең дә булса шул бетчәгә каравын сизсәм, шаяртуга күчә башладым: «Кара базарда сатар өчен яңа борын үстерәм әле менә. Кирәкмиме?» Үземнән шул рәвешле көлүемне күреп, башкалар да миңа кушылып көлә башладылар. Бетчә тек бетчә! Кемдә булмаган соң ул? Хәтта Бред Питта да булган!

Бу очрак турында юкка гына язмадым. Кайвакыт кеп-кечкенә проблеманы да зурайтырга, күпертергә тотынабыз, чөнки аны шулай җитди итеп кабул итәбез. Бетчә дә булдымы проблема? Беребез дә камил түгел, һәркемнең үз җитешсезлекләре. Әлеге дә баягы бетчә, җыерчык, сөял кебек вак-төяккә зур игътибар бирмәвең хәерле. Әгәр тормышыгызда шулардан җитдирәк проблемалар килеп чыкса нишләрсез аннары?

Вак-төяк җитешсезлекләрне көлеп уздырырга өйрәнегез. Көлү стрессны юк итә, чөнки эндорфиннар бүлеп чыгара. Ә бу гормоннар иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен көйли, баш миен кислород белән тулыландыра! Көлү кешене сөйкемлерәк итә. Күрәсезме, никадәр файда!

Ник Вуйчич, «Чикләрсез тормыш» («Жизнь без границ») китабыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    691
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    344
    0
    0

Блоглар