Логотип Идель
Бу – тема!

НИК ВУЙЧИЧТАН ТОРМЫШ ДӘРЕСЕ: ЭЧКЕРСЕЗ ЯРАТУ

Миңа 7 яшьләр тирәсе булгандыр. Бик авыр, кимсетүләр белән тулы көннән соң өйгә кайткач, бик озак көзге каршында утырдым. Бик күп яшүсмерләрнең бетчә яки ямьсез прическа өчен кәефләре төшә. Минем исә шуңа өстәп күпкә җитдирәк проблемалар да бар иде: минем кулларым да, аякларым да юк.

«Мин гап-гади гарип», – дип уйладым көзгегә карап.

Мине олы кайгы чорнап алды. Шулай нәкъ биш минут үз-үземне кызганып утыргач, эчке тавышым болай диде: «Әйе, әниең әйткәнчә, сиңа кайбер нәрсәләр җитеп бетми. Ләкин синдә яхшы нәрсәләр дә бар».

«Соң әйт алайса, нинди яхшы якларым бар. Зинһар өчен, берне булса да тап», – дип үҗәтләндем мин.

Үз-үземә бик озак карап тордым һәм ниһаять таптым!

«Минем күзләрем матур. Кызлар минем күзләремнең матур булуы турында әйткәннәр иде. Хәтта миндә башка бернәрсә булмаса да, минем күзләрем матур!» – дип кабатладым үз-үземә.

Әгәр дә сезгә авыр булса, көзге янына килегез дә берәр яхшы ягыгызны табыгыз. Бу – тышкы кыяфәт кенә булмаска да мөмкин. Үзегезнең талантыгызны, берәр уңай сыйфатыгызны, үзегезгә яхшырак карарга мәҗбүр итәчәк берәр нәрсәне искә төшерегез. Нәкъ шул сыйфатта тукталыгыз һәм шуның өчен рәхмәтле булыгыз. Истә тотыгыз: сезнең матурлык һәм кыйммәтегез нәкъ менә сезнең уникальлектән чыга.

Миндә гадәти булмаган берни дә юк, димәгез. Без үзебезгә карата артык кырыс булабыз, аеруча үзебезне башкалар белән чагыштырганда мондый чагыштыру безнең файдага булмый. Яшүсмерләр белән аралашканда, мин моны бик еш күрәм. Күбесе аларны беркем дә яратмас дип борчыла. «Мин сезне ничек бар, шулай яратам», – дип кабатлыйм мин аларга.

Менә шул гап-гади сүзләр бик күпләрнең күңел кылларына тия. Ихтыярсыз күз яшьләре ага башлый. Егетләр, кичерешләрен башкаларга күрсәтмәс өчен, залдан чыгып китә. Кызлар йөзләрен каплый, бер-берсен кочаклап ала.

Баштарак бу хәлнең сәбәпләрен аңламый идем. Соңрак тыңлаучылар үзләре үк әйтеп бирделәр. Хәзер мин сөйкемле генә ир кеше, кешеләр мине кочаклап алыр өчен, рәхмәтләрен белдерер өчен сәгатьләр буена чиратта торырга әзер. Ә сәбәп, чынлыкта, бик гади: мин аларга җитмәгән эчкерсез ярату һәм үзеңне ничек бар, шулай кабул итү кебек ике зур көчне биргәнмен икән.

Әгәр сез үзегезне ничек бар, шулай яратырга өйрәнсәгез, кешеләр дә сезгә тартыла башлар һәм матурлыгыгызны күреп алыр.

Кыен вакытларда, оялмагыз, ярдәм сорагыз. Мин үзем дә, кайчандыр ярдәм сорамаган булсам, хәзерге Ник булмас идем.

Ник Вуйчич, «Чикләрсез тормыш» («Жизнь без границ») китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев