Логотип Идель
Бу – тема!

НИК ВУЙЧИЧТАН ТОРМЫШ ДӘРЕСЕ: ЭЧКЕ БАЛКЫШ

Танылган психиатр Элизабет Кюблер-Росс кешеләрне витражлар белән чагыштыра: «Алар кояш булганда ялтырыйлар да балкыйлар, ләкин караңгыда аларның матурлыгы бары тик эчке утлары яктырткан очракта гына күренә». Күңелсез моментларны, депрессияне, наркотикларга, исерткеч эчемлекләргә бәйлелекне, башка җитди проблемаларны булдырмау яки җиңеп чыга алу сәләте кабыза әлеге утны.

Сез үзегезнең уңышка һәм бәхеткә лаек булуыгызга ышанырга тиеш. Әгәр эчке балкыш юк икән, димәк, сез башкаларның бәясен көтәсез. Бары тик башка кешеләрнең уңай бәясе сезгә ышаныч һәм үзегезгә бәяне арттырырга ярдәм итә. Ләкин белеп торыгыз: бу – күңел кайтуга, төшенкелеккә бирелүгә иң туры юл. Сезнең матурлык һәм үзбәягез бары тик сезнең инануга гына нигезләнергә тиеш.

Сүз дә юк: әйтүе җиңел, эшләве кыен. Аңлыйм, чөнки шуңа охшаш хәлләр үз башымнан үтте. Дини гаиләдә туганлыктан, әти-әнием кечкенәдән мине «Алла сине ярата, ул сиңа махсус миссия йөкләгән» дип ышандырырга тырышты. Ләкин аларның тырышлыклары берәр бала-чага миңа бармагын төртеп: «Әй, син, гарип (урод)!» диюгә юкка чыга иде. Әйе, тормыш кайчакта шактый кырыс була, кешеләр үз сүзләре, үз гамәлләре турында уйлап тормыйлар. Менә шул чакта кирәк ул эчке калеб көче. Әгәр эчке көчең бетеп китә икән, һәрвакыт күкләргә, Аллага мөрәҗәгать итәргә була.

Үз-үзеңне яратуны кайвакыт яшүсмерләр (хәтта олылар да) дөрес аңламыйлар, алар үз-үзләре белән генә мәшгуль эгоистларга әйләнеп китәләр.

Күпләгән реалити-шоу, телепрограммалар, фильмнар матурлык һәм танылу культын пропагандалый. Әлеге программаларны карый-карый боларның тормышта иң төп максат түгел икәнлеген онытуы бик җиңел. Ялган кыйммәтләргә (байлык, тәкәбберлек, бозыклык) баш игән танылган кешеләрнең күбесе соңрак реабилитацион үзәкләргә эләгү бер дә гаҗәп түгел.

Безгә һәрвакыт нинди кыяфәттә булырга, нинди машинада йөрергә, нинди тормыш рәвеше алып барырга ... кирәклеген өйрәтәләр. Нәкъ шул очракта гына безне яратачаклар, уңышка ирешкән кеше буларак бәяләчәкләр дигән уй сеңә кешенең башына. Порнографик программада төшү – танылу һәм бәхеткә юл, дип санаучылар барлыкка килгән куркыныч чиккә җиттек без.

Әгәр папараццилар безгә юлдан язган, укол эзләре беленеп торган «кинойолдызлар» турында сөйләгәнче, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы, өмет уятучы кешеләр турында күрсәтсәләр, дөнья яхшырып китмәс идемени? Шулай да, әле барысын да үзгәртергә мөмкин. Минем яшүсмерләр һәм олыларның каникул һәм яллар вакытында ярлы илләргә барып йортлар төзегәнен, үз илләрендәге ярлыларга ярдәм иткәнен күргәнем бар. Якыннарына эчкерсез ярдәм итәргә әзер никадәр дини кешеләрне беләм. Бөтен кеше дә пластик хирургия, липоксация һәм Луи Вюиттон сумкалары турында гына хыялланмый.

Әгәр дә сез матди муллык һәм физик матурлык турында гына уйлыйсыз һәм сезнең кыйммәтегезне башка кешеләр билгели икән, сез үз-үзегездән баш тартасыз, дигән сүз бу. Минем дискны карагач, бер кыз шундыйрак сүзләр язган иде: «Үзеңне үзең яратмыйсың икән, башкалар сине яратуның мәгънәсе юк икәнен төшендердең син миңа, Ник!Үземне бәяләргә, ничек бар, шулай яратырга өйрәттең. Үзем теләгәнчә, үз тормышым белән яшәргә өйрәттең. Үз-үземә башка күзлектән карый башлагач, дус егетем дә бу аерманы сизеп алды һәм ул да сиңа рәхмәтле. Элек ул, берәр юләрлек эшләмәсен, гомерен өзмәсен дип, минем өчен гел куркып тора иде. Хәзер исә мин үзгәрдем, һәм күпкә бәхетлерәк тормыш белән яшим!»

Ник Вуйчич, «Чикләрсез тормыш» («Жизнь без границ») китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев