Логотип Идель
Бу – тема!

НИГӘ ТӘҮЛЕКТӘ 24 КЕНӘ СӘГАТЬ? ВАКЫТ ҖИТКЕРӘ АЛМАУЧЫЛАР ӨЧЕН 7 ЛАЙФХАК!

Кайчак ул вакыт дигәннәре шулкадәр җитми. Тегендә дә, монда да өлгерәсе килә. Тик тәүлектә 24 кенә сәгать шул. Күп эш эшләнми, шуп җирләргә барылмый кала... Нишләргә? 7 ЛАЙФХАК тәкъдим итәбез.

1. Ял итәргә онытмыйбыз.

Әйе, сүзебезне нәкъ менә ял итүдән башларга булдык. Ни өченме? Еш кына бар нәрсәгә дә өлгерергә теләүчеләр көннәренең секундларына кадәр гел нәрсә беләндер мәшгуль була. БУ БИК ЗУР ХАТА. Күбрәк өлгерү өчен вакытында ял да итә белергә кирәк.

2. Буш вакытларны файдалы итеп үткәрәбез.

Үзең белән һәрчак блокнот, планшет яки китап йөртергә күнек. Аз гына буш вакытың килеп чыкса (почтада, банкта чиратта торганда, автобуста өеңә кайтканда мәсәлән), син берничә бит укырга, планнарыңны барларга, хатларга җавап бирергә өлгерәчәксең.

3. Язып барабыз.

Хәтер дигән нәрсәгә һәрчак ышанып бетәргә ярамый. Кайчак ул безнең ышанычыбызны акламый. Кирәкле мәгълүмат, планнарны, контактларны, файдалы сылтамаларны, кызыклы фикерләрне йә блокнотка, йә смартфонга теркәп барырга кирәк. 

4. Шаблоннар ясыйбыз.

Әгәр сиңа һәрчак бер үк сорауларны юлласалар һәм син аларга һәрчак бер үк төрле җаваплар җибәрсәң, җавап-шаблон әзерлә. Яки сайтта, аккаунтта “еш бирелә торган сорауларга җаваплар” дип махсус бүлекчә булдырырга мөмкин.

5. Берьюлы ике эш эшлибез.

Әмма моның өчен эшләрнең берәрсе әллә ни күп игътибар сорамаска тиеш. Мәсәлән, бер үк вакытта берәр текст язу һәм подкаст тыңлау мөмкин түгел. Бу продуктивлыкны киметәчәк. Ә менә аудиокитапны яки подкастны берәр кул эше белән шөгыльләнгәндә, өй җыештырганда, һава сулап йөргәндә рәхәтләнеп тыңларга була

6. Баш миен бушатабыз. 

Баш мие төрле планнар, уйлар, идеяләр белән тулганын сизеп алсаң, тот та, аларның барысын да кәгазьгә төшер. Башыңның бушап калганын сизәрсең. Һәм “моны онытмасам ярый, тегене онытмасам ярый” дип тә үз-үзеңне бетермәячәксең.

7. Вак эшләрне берләштерәбез. 

“2 минут” кагыйдәсе турында ишеткәнең бардыр? Әгәр берәр эшне башкаруга 2 минут та җитсә, аны тиз генә эшләп атабыз. Идеясе шәп, әмма вак-төяк эшләр күп бит. Аларны эшләү өчен шактый күп вакыт сорала. Шуңа күрә көн дә мондый вак-төякләрне (рәсми кәгазьләрне барлау, кибеткә бару, ут-газ өчен түләү һ.б) башкаруга 20-30 минутыңны бүл. Аннан зур эшләргә тотынырсың. Яки андый эшләр өчен һәр ай саен бер көнне бүлеп бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев