Логотип Идель
Бу – тема!

НИГӘ ҺАМАН АШЫЙСЫ КИЛӘ?

“Әле генә ашаган идем. Инде тагын ашыйсы килә”. Әгәр бу сүзләрне гел әйтүчеләр рәтендә син дә бар икән, димәк, бу язма синең өчен.

Тамак туймауның яки туеп та, бик тиз яңадан ашыйсы килә башлауның сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

1. Йоклап алырга кирәк. Нәрсә генә эшләсәк тә, йокы начар булса, артык уңышка ирешеп булмый. Гомумән, йокы - бар нәрсәгә дә йогынты ясый торган фактор.

Йокының җитәрлек дәрәҗәдә булуы көн дәвамында аппетитыгызны көйләргә ярдәм итәчәк. Моның өчен салкынча, караңгы  бүлмәдә йокларга кирәк.

2. Су җитми. Еш кына кешеләр ашыйсы килү белән эчәсе килүне бутый. Суны җитәрлек күләмдә эчегез. Алай каты ашыйсыгыз килмәгәнне аңларсыз.

3. Дөрес тукланмау. Организм яхшы эшләсен өчен аңа аксым, углевод һәм май кирәк. Шуңа күрә дөрес тукланам, дип тавык ите генә ашап тору дөрес түгел. Шул ук вакытта юлыңа нәрсә очрый, шуны авызга кабу, күпме ашаганыңны белештермәү дә хата.

4. Тиешенчә ашамау. Дөрес тукланмауның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки, сез яңа диетаны сыныйсыздыр, ә бәлки, бүген төшке ашны төшереп калдырырга туры килгәндер... Ә инде көн дәвамында дөрес һәм тиешенчә тукланып та, барыбер ашыйсы килсә, димәк, сезнең сәбәп башкада. Ул турыда киләсе пунктта сөйлибез.

5. Эмоциональ ачлык. Әгәр сезнең чикләвек пастасы сыланган школадлы чипсы ашыйсы килә икән, димәк, бу -  чыннан да эмоциональ ачлык. Сезнең ашыйсыгыз килми. Сезнең яңа эмоцияләр тоясыгыз килә. Бу стресс, кәефсезлек, арганлык аркасында да булырга мөмкин. Кайчак эмоциональ ачлык физик ачлык белән бутала шул. Театрга бару, яңа матур әйбер алу, урамда йөреп, саф һава сулау моны җиңәргә ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев