Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ТИЗРӘК УКЫРГА: 7 ГАДИ КИҢӘШ

Вакыт су кебек ага. Ә бит кызыклы, файдалы китаплар шуу-уу-ундый күп. Уку процессын ничек тизләтергә? Хәзер беләбез.

1. Игътибарны үзләренә җәлеп итә торган факторларны юк итегез.

Тирә-юнеңдәге тавышларга игътибар итмичә генә укырга мөмкинме? Ә музыка яңгырап торганда? Әйе. Әмма бу тавышлар барыбер безнең баш миебезгә тәэсир итәчәк. Китап уку өчен төп шарт: тынлык. Уңайлы кәнәфигә утырып, тынычлыкта, якты бүлмәдә укырга тырышыгыз. Китап укыган вакытта гаджетларны читкәрәк алып куеп торыгыз. Аларны һәрдаим тикшереп тормагыз. Әгәр якын-тирәдә кешеләр күп булып, тавышлы булса, колакчыннар киегез.

2. Контекст белән танышыгыз.

Төп текстны укуга керешкәнче кереш, эчтәлек, аннотация белән танышып чыгыгыз. Болай иткәндә контекстны аңлаячаксыз. Бу рәвешле китаптан ни көтәргә икәнен дә ачыкларга мөмкин. Зур юлга әзерлек белән чыккан кебек була инде. Нәтиҗәдә, укыган әйберегезне яхшырак аңлаячаксыз. Моңа берничә рецензия белән танышуны һәм әлеге китапны укыган кеше белән аралашуны да өстәргә мөмкин.

3. Уй-фикерләрне җыегыз.

Монысы инде бер үк әйберне ике кат укымас өчен кирәк.

Уй-фикерләрне җыеп та һаман әллә  ничәшәр кат укырга туры килсә, 5 минут тәнәфес ясап алыгыз. Темпны саклау өчен укыган текстны бармак белән йөртеп барыгыз. (Бу Вуд методы дип атала. 1950 елларда аны Эвелин Вуд исемле мәктәп укытучысы уйлап таба).

4. Сүзләрне кычкырып әйтмәгез.

Кычкырып яки пышылдап укырга кирәкми. Болай эшләгәндә уку темпы акрыная, текстның эчтәлегенә игътибар кими. Чөнки үзең әйткән сүзне тыңлау да вакыт ала.

5. Һәрбер сүзне укымагыз.

Кебмриж увнисериеты глаинмәре сзүдгәе хреәәлрнфең нидни трәтпиә унраушы миөһм тгүел, бренече һәм сңогы хрәеләфрне уку да җтиә, дип әтйә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә миңа кайвакыт фон булачак я музыка уйнавы, я телевизор эшләве кирәк) имтиханга әзерләнгәндә махсус кабыза идем, алайса укып йоклап китергә мөмкин иде?