Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ШӘП СЕЛФИ ЯСАРГА? 7 ГАДИ КИҢӘШ!

Көн дә дөньяда миллионлаган селфи төшелә. Беләсезме, уңышлы селфи ясауның да үз кагыйдәләре бар икән бит!

 

Иң мөһиме – эмоцияләр


Гади фотоларга караганда портрет яки селфи күбрәк лайк җыя. Моның сере гади: кешеләргә башка кешеләрне карау күбрәк ошый. Чөнки һәр кешенең йөзе уникаль. Шуңа күрә башкаларны эмоцияләр белән ешрак куандырыгыз!

Елмаю, ачулану, турсаю, шаккату – сүзсез генә үз халәтең турында фото ашау “сөйләү” бик җиңел. Ә менә вакытта табигый булмаган, “катып калган” кыяфәттә фотога төшмәскә тырышыгыз.

Киңәшләр:

 

 


  • Табигый булыгыз! Кәефегез яхшы икән, елмаегыз, ул юк икән, моңсу селфи ясагыз.

  • Селфины дуслар, туганнар, хайваннар белән ясагыз. Мондый фотолар һәрчак кызыклы килеп чыга.

  • “Үрдәк” иреннәр ясамагыз. Үтенеп сорыйбыз.


  •  

 

 

Сыйфатлы фотолар ясагыз


Бүгенге көндә без куллана торган смартфоннар бик сыйфатлы төшерә. Шуңа күрә сыйфатсыз фотоларны берәү дә карап утырмаячак.

Киңәшләр:

 

 


  • Төшерер алдыннан камераны сөртеп алыгыз.

  • Телефон фотоларны максималь размерда һәм югары сыйфатта төшерә торган итеп көйләп куегыз.


  •  

 

 

Яктылык турында да онытмагыз


Фото төшергәндә яктылык бик мөһим роль уйный. Кайчак фото яхшырак илеп чыксын өчен камераны йә ничәдер градуска брылырга, йә иелергә генә кирәк.

Киңәшләр:

 

 


  • Өй эчендә төшерсәгез, тәрәзә янына килегез.

  • Урамда төшерсәгез, күләгәле, кояш төшмәгән урыннарны сайлагыз.

  • Кич шәһәрдә төшерсәгез, фонарь яктысы булган урыннарга барыгыз.


  •  

 

 

Әле бит фон да бар!


Селфида сез үзегез генә дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Әле бит анда фон да бар! Аның матур булуы бик мөһим. Алайса киләчәккә фәлсәфи караш ташлаган кешенең артында җыештырылмаган бүлмә  күренеше булса, бераз сәеррәк килеп чыгар ;)

Киңәшләр:

 

 


  • Фотога төшәр өчен матур урыннар эзләгез... бер дә булмаса, бүлмәгезне җыештырыгыз.

  • Берничә кадр ясагыз. Ракурсны төрлечә үзгәртеп карагыз.

  • Сак бул: үзенчәлекле селфи ясыйм, дип әллә кайларга үрмәләп менеп китә күрмә. Гомерең һәм сәламәтлегең әллә нинди шаккаттыргыч селфилардан да кадерлерәк.


  •  

 

 

Лайклар саны мөһим түгел!


Үзеңнең яки кемнеңдер тормышын лайклар аша бәяләү – начар фикер. Йөрәкләр һәм лайклар саны блогерлар өчен генә мөһим. Меңәрләгән лайк җыйган кеше әле бәхетле дигән сүз түгел.

Шуңа күрә селфины лайклар җыяр өчен түгел, ә күңелне күтәрер өчен төшегез. Уңышлар сезгә!

 

 

Зилә САБИТОВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев