Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ШӘҖӘРӘ ТӨЗЕРГӘ?

“Заречье” лагеренең “Тартария” сменасында ял итүче мәктәп укучыларына бүген Татарстан республиканың архив эшләре буенча дәүләт комитетында “Шәҗәрә” темасына мастер-класс оештырылды. Шулай ук балалар “шәҗәрә ни өчен кирәк?”, “ул ничек төзелә?” кебек сорауларга җавап таба алды. Шәҗәрә нигә кирәк?



ТР дәүләт архивының директор урынбасары Илдар Шәфыйков мастер-классны “Нәрсә ул архив?” дигән сорау белән башлап җибәрде. Укучылар озак уйлап тормыйча: “Мәгълүмат саклана торган урын”, - дип җавап кайтарды. Акрынлап шәҗәрә һәм аның ни өчен кирәк булуы турында сүз башланды. Шәҗәрә тормышыбызда бик зур роль уйный. Без моны кайчак аңлап та бетермибез, ди Илдар Шәфыйков, - шәҗәрә гарәп теленнән “куак”, “агач” дип тәрҗемә ителә. Аның төп вазифалары шул: ул туганнар арасында нихаклар булмасын өчен һәм мирасның кемгә тиешлеген ачыклар өчен кирәк.



Фотоларга ышанырга ярыймы? Шәҗәрә төзегәндә без фотолар белән дә танышабыз. Әмма аларга 100% ышанырга ярамый. Фотодагы мәгълүмат күп очракта дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, ул заман кешеләре фото өчен махсус киенгән, ягъни урамда киеп йөргән киемнәрен кимәгән” , - ди спикер.



Архив документларын теләгән һәркем куллана аламы? Архив документларына һәркем куллана ала. Һәм бу бушлай. Теләгән кеше кереп үз шәҗәрәсе турында мәгълүмат туплау хокукына ия. Эзләп утырасы килмәсә, бу эшне сезнең өчен эшләп бирә алалар. Бу очракта әлеге хезмәт түләле була, - дип аңлатты хезмәткәр.



Шәҗәрә төзү этаплары:




  1. Мәгълүматны саклау системасын булдыру.

  2. Гаилә документларын һәм фотосурәтләрен барлау.

  3. Туганнар белән аралашу, Интернет-чыганакларны куллану.

  4. Архив документларын барлау.

  5. Башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясау.



Туганнар белән аралашканда түбәндәге сорауларга җавап табу мөһим:




  • Исем, фамилия, әтисенең исеме. Хатын-кызларның кыз фамилиясе.

  • Туган көне һәм туу урыны.

  • Абый, апа, энесе һәм сеңелләре, аларның туган көннәре.

  • Балалары, аларның туган көннәре.

  • Кайда, кем булып эшләве.



Шәҗәрә төзегәндә нинди сайтлар кулланырга мөмкин?




  • “Мемориал”

  • memo.ru

  • svrt.ru



“Алар булмаса, мин дә булмас идем”



Ижау шәһәренең 30 лицее укучысы Рөстәм Гобәйдуллин үз нәселенең шәҗәрәсен әтисе белән берлектә төзегән: – Шәҗәрә – ул тарих. Ул – минем үзем генә булмавымны, минем әти-әнием, әби-бабаемнан тыш та әле күп туганнарым булуын аңларга ярдәм итә торган ачкыч. Мин бу дөньяга тусын өчен шушы кешеләр туарга тиеш булган. Моны аңлау бик мөһим. Аларның берсе генә бу дөньяга тумый калган булса, мин дә тумаган булыр идем бит. Мәктәптә безгә “шәҗәрә төзергә” дигән бирем биргәннәр иде. Әти белән берлектә без дүртенче буынга кадәр әби-бабаларыбызны барладык. Яттан ук белмәсәм дә, үземнең шәҗәрәмне күзаллыйм, - ди ул. Кукмара лицее укучысы Наилә Ганиева бүгенге очрашудан күп яңалык алуы турында әйтте:



– Шәҗәрә ул туганнарыңны, якыннарыңны, аларның исемнәрен тарихка кертеп калдыру. Әнием үзенең туганнары белән берлектә шәҗәрәбезне ясаган. Мин әби-бабама кадәр генә, ягъни өч буынны гына беләм, чөнки шәҗәрәдәге исемнәр бик катлаулы. Тик бүген белмәвемә үкендем, киләчәктә бу хатамны төзәтергә кирәк, дип нәтиҗә ясадым, - ди Наилә.



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев