Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК МӘГЪЛҮМАТ АРАСЫНДА БАТМАСКА? 6 КИҢӘШ

Монда да яңалык, тегендә дә... Уңда да, сулда да... Өскә карасаң да, аска карасың да... Бөтен җирдән яңалык ташый! Кайчак шул мәгълүмат астында калып сытылып үләрбез кебек тоела башлый... Ничек исән калырга?

1. Яңалыкларны укуны, каруны киметү.

Яңалыклар – ул безнең башыбызны тутыра торган чүп-чар. Шуны истә тоту зарур: алар үзләренең актуальлекләрен бик тиз югалта. Син бүген укыган яңалыкларның 99%ы бер-ике елдан соң бөтенләй үзләренең мөһимлеген югалта. Ә инде 100 елдан соң алар турында искә да алмаячаклар. Яңалыклар үзләре өстәмә детальләр белән тулылындырлган. Аларның башисемнәрен уку да җитә.

2. Кирәгеннән артыгын укымагыз.

Уку файдалы булсын өчен бу кагыйдәне истә тоту зарур. Файдалы мәгүлүматка урынны аз калдырып, баш миен кирәкмәгәне белән тутырырга кирәкми. Мәгълүмат эзләр алдыннан үзегезгә максат куегыз: сезгә нәрсәне белергә кирәк? Максатны билгеләсәгез, иң мөһимен генә аерып алу җиңелрәк булыр.

3.  Яңа идеяләр эзләгез.

Мәгълүмат эзләү процессы нәтиҗәле булсын өчен шуны да истә тоту зарур: алар арасыннан тормышыгызны яхшыртырга сәләтле идеяләр чүпләгез.

4. Электрон почтаны көненә 2 тапкырдан да ешрак тикшермәгез.

Электрон почта – Интернеттагы “чүпүткәргеч”. Почтаны һәрдаим тикшереп тору игътибарны үзенә җәлеп итә, төп эшне эшләргә комачаулый.

5. Кирәкмәгән мәгълүматны кызганма.

Чык та кит. Кирәкмәгән сылтамаларга кермәгез, алар һәрчак әллә кая алып кереп китә. Нәтиҗәдә, үзеңә нәрсә кирәген, нәрсә эзләгәнеңне дә онытып җибәрәсең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев