Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ИРТӘ ТОРЫРГА ӨЙРӘНЕРГӘ?

Тагын иртә җиткән... Тагын күзне тырмап ачып, берәр ничек җылы юрган астыннан чыгарга кирәк...Ничек иртәләрен җиңел генә итеп торырга өйрәнергә? Җавабы безнең язмада.

1. Әгәр кичтән үк: “Миңа иртәгә иртән торырга кирәк һәм мин торачакмын”, - дип үзеңне көйләп куйсаң, иртән торуы күпкә җиңелрәк булачак. “Тагын 5 кенә минут”лар үзләреннән-үзе артка чигенәчәк.

2. Иртә торуыңның максаты нәрсә? Бу ашыгыч эшләр булмаска да мөмкин. Гади нәрсәләр өчен дә иртәрәк торырга була бит. Иртәнгә берәр кызыклы эш, очрашу, бәйрәм билгеләнгән булса, тән караваттан үзеннән-үзе күтәрелә. Таныш халәт, әйеме?

3. Баш миен бераз алдалыйбыз. Мисал өчен, аңа иртә торган өчен берәр бүләк ясыйбыз. Кичтән: “Иртәгә иртән тора алсам, шуны ашыйм, тора алмасам, ашамыйм” яки “Иртә тора алсам, шуны-шуны сатып алам, тора алмасам, алмыйм”, - дип көйләп куй.

4. Иртәрәк ятабыз. Иртәрәк тору өчен иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр төннәрен телевизор карарага, укырга яки эшләргә күнеккән булсаң, бу гадәтләреңне акрынлап үзгәртә башла. Мәсәлән, көн саен 15 минутка иртәрәк ят һәм 15 минутка иртәрәк тор. Акрынлап әлеге вакытны ярты сәгать, бер сәгатькә кадәр озайтырга була.

5. Үзеңә уянырга ярдәм ит. Ничекме? Мисал өчен, утны кабызырга яки тәрәзәгә каршы ятарга мөмкин. Яктылык безгә тизрәк йокыдан “айнырга” ярдәм итә.

6. Көн саен бер үк вакытта торабыз. Хәтта ял көннәрендә дә. Бу бик мөһим, чөнки көн саен төрле вакытта уяну режимны боза. Нәтиҗәдә, аны яңадан көйләргә туры киләчәк.

7. Яңа гадәтеңне ташларга ашыкма. Бу күпмедер вакытка да сузылырга мөмкин. Иртә торырга ияләшү өчен чыдам булырга һәм бирешмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев