НИЧЕК АКЧА БЕЛӘН ДУСЛАШЫРГА?
Акча вакыттан да яманрак. Кайвакыт 1 минут эчендә 500 сум акчаңның кая китеп югалганын да сизми каласың. Сиңа да таныштыр бу. Кайвакыт акчаны кирәксә-кирәкмәсә тәмле десертка тотабыз, кайвакыт соңгы акчаларны кырып-себереп смартфон сатып алабыз. Аннары бармак суырып йөрисен уйлап торасыңмы инде ул чакта? Син дә акча тотарга өйрәнергә телисеңме? Алайса, әйдә безнең белән!
Акча белән дуслашырга өйрәнгәндә, иң мөһиме үзеңә тезис буларак берничә мөһим пунктны билгеләргә.
Эксперимент
1970нче елларда Америка психологы Уолтер Минел шундый эксперимент уздырган: балаларга тәмле зефир бирелгән һәм алар теләсәләр зефирны хәзер үк, йә 15 минуттан ашый алганнар, тик икенче очракта алар бер генә түгел, ә ике зефирлы булганнар. Тикшеренүчеләр шундый нәтиҗәгә килгән: ике зефир көтәргә риза булучы балалар бер зефирны шундук ашаучылар белән чагыштырганда, күпкә уңышлырак булган.
Максатыңны билгелә!
Акча белән эш иткәндә, аларны хәзер үк туздырасы килү теләген тыеп кала белү мөһим. Иң мөһиме, реаль максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәнергә кирәк. Шәхси мисал тагын да аерымачык итеп күрсәтә.
Акча җыю ул күңелсез, озын-озакка сузылган әйбер түгел, ә үзеңә ни дә булса алу мөмкинлеге яки акча аз калганда, сине саклап торган әйбер дә әле.
Үзең теләгән әйберләрнең исемлеген төзеп куй, аларның һәрберсенең янына бәясен дә билгелә. Аларда кайсылары иң мөһиме һәм кирәклерәк икәнлеген сайла. Шул вакытта кайсыларына хәзер акча җыя башларга кирәк икәнлеген, кайсыларына соңрак тотынырга да мөмкин икәнлеген аңлаячаксың. Ниндидер бер генә әйбер белән чикләнү мәҗбүри түгел.
Бюджетны билгелә
Мисал өчен, син чыбыксыз колакчыннар алырга җыендың, ди. Теләгән әйбереңне алыр өчен күпме һәм никадәр озак вакыт акча җыярга кирәклеген билгелә. Монда кесәңдә күпме акча булуыннан чыгып эш йөртергә кирәк.
Биредә берничә метод эшли:
1. Акча туздыруны исәпләп бару (соңгы айда нәрсә өчен ничә сум туздырганың). Биредә фри бәрәңгесе, стикер өчен кирәкмәс акча туздырулар да ачык күренеп торачак. Чыгымнар һәм керемнәрнең махсус таблицасын ясап куй. Биредә телефонга махсус кушымта да урнаштырып булачак.
2. Үзеңнең тотрыклы фондыңны саклау. Кайвакыт кинога да барасы килә, әллә нәрсәләр алып куясы килә башлый. Йә акчаны еракка яшер, йә әти-әниеңдә сакла (туздыру ихтималы минималь булсын өчен).
Кесә акчаларын алгач, аның бер өлешен җыеп барырга өйрән.
Мотивацияңне арттыр!
Биредә визуализация ярдәмгә киләчәк. Теләгән әйберең төшерелгән рәсемне диварга беркетеп куй, аста календарь белән билгеләп бар.
Өстәмә акча турында уйла
Керемеңне арттырыйм, дисәң, каникулларда листовкалар яки пицца таратып эшләп була. Моннан тыш, күрше-күләнгә телефон һәм компьютерларын төзәтеп була.
Кирәк булмаган әйберләрне – сиңа кечерәйгән роликларны, инде син уйнамаган уенчыкларны чыгарып ташла. Кайсыбер әйберләрне кибетләргә тапшырганда, киләсе сатып алганда ташлама ясыйлар.
Әби-бабайлар яки башка туганнар биргән акчаларны да җыеп барырга өйрәнсәң, тагын да шәп. Хәзер чыгымнарны планлаштырырга һәм акчага җитди карарга өйрәтә торган кушымталар бар. Мисал өчен, Сбербанк Хәйрия фондының «Вклад в будущее» кушымтасы. Биредә укучыга 10 ел “яшәргә” тәкъдим итәләр. Шушы вакыт эчендә аңа акция, облигация, кертемнәр ярдәмендә мөмкин кадәр күбрәк акча эшләргә кирәк.
Күбрәккә омтыл!
Киләчәктә бу адымнар барысы да акча кыйммәтен тоярга, планлаштырырга да өйрәтәчәк. 14 яшьтә ачылган счет киләчәктә беренче машинаны сатып алу өчен менә дигән нигез була ала.
Планлаштыру финанс мәсьәләсендә генә түгел, гомумән, тормышта кирәк була. Иң мөһиме – сайлаудан курыкмаска һәм үз адымнарың өчен җавап бирә белергә.
Чыганак: mel.fm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев