Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ЭКОЛОГИЯНЕ САКЛАП ЯШИ БАШЛАРГА: ГАДИ АДЫМНАР

Әйләнә-тирә мохитне кайгырту – мода, тренд кына түгел, бу киләчәк буыннар өчен планетабызны саклап калу өчен кирәк. Безнең һәркайсыбыз, кече яшьтән үк, бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Бу мәкаләдә без сезгә экологик яктан чиста, табигать өчен файдалы итеп яши башлар өчен гади генә ысуллар тәкъдим итәрбез.

  1. Пластик куллануны киметегез. Пластик – табигатьне пычрата торган төп матдәләрнең берсе. Ул гасырлар үткәч кенә таркала, океан суларына эләгә, хайван, балыкларга зыян сала.
  • Кибеттә пакет алудан туктагыз, аның урынына үзегез белән чүпрәк шопер йөртергә була.
  • Көн дә кибеттән алып ташлана торган пластик бутылка һәм стаканнарны кулланмагыз, үзегез белән махсус су бутылкасы йөртегез.
  • Азык-төлекне пластик упаковкада булмаганың, үлчәүле яисә кәгазь, картон савыттагысын алыгыз.
  • Бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-саба кулланмагыз.

2. Суны экономияләгез:

  • Ванна урынына душ керегез.
  • Үзегезгә кирәкмәгәндә крандагы суны туктатып торыгыз, мәсәлән, теш чистартканда.
  • Ватык, су агып торган краннарны шундук ремонтлагыз.

3. Электр энергиясен экономияләгез. Без куллана торган ут энергиясе атмосфераны пычрата торган ягулыктан булдырыла.

  • Бүлмәдән чыкканда утны сүндерегез.
  • Электрны әзрәк тота торган лампочкалар кулланыгыз.
  • Кирәкмәгән вакытта электр җайланмаларын розеткадан алыгыз, алар хәтта сүнек булганда да энергия ашый.
  • Көн яктысы булганда утны кабызу кирәк дә түгелдер бәлки, уйлагыз.

4. Чүпне аерып ташларга өйрәнегез. Кәгазь, пластик, пыяла һәм башка калдыкларны яңадан эшкәртү мөһим адым.

5. Сатып алганда уйлап эш итегез:

  • Азык-төлекне үзегезнең район, шәһәрдә җитештерелгәнен алыгыз. Бу җирле фермерларга ярдәм һәм читтән кайтарту өчен транспортны чикләү ягыннан экологик уйланылган була.
  • Сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләр алыгыз. Алар тәмлерәк һәм экологик чистарак.
  • Бер генә куллана торган пакетларда әйбер алмагыз.
  • Кибеткә барыр алдыннан исемлек төзегез, кирәкмәгән әйбер алып, аны кулланмау – мәгънәсез адым.
  • Тотылган әйберләр алудан курыкмагыз, мәсәлән, кием, китап, мебель.

6. Транспорт – һаваны пычратучы төп чыганакларның берсе. Шуңа күрә күбрәк җәяү яки велосипедта йөрү, бер дә булмаса җәмагать транспортын сайлагыз.

7. Экологик акцияләрдә, волонтерлыкта катнашыгыз, башкаларга да табигатьне саклауның никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев