“НИ ӨЧЕН?”: ЙОКЫ ТУРЫНДА

Ни өчен кешеләр йоклаганда төчкерми? Ни өчен гырлаучы кеше үз гырлавыннан уянмый? Ни өчен аз йоклау да, күп йоклау да зыянлы? Әлеге сорауларга җавап безнең язмада!

Ни өчен кешеләр йоклаганда төчкерми?

Башта төчкерүнең ничек барлыкка килгәнен аңлатып үтик. Борыныбызны нәрсәдер кытыкласа, нерв төеннәре баш миенә импульслар җибәрә башлый. Баш мие җаваплылыкны күкрәк мускулларына “йөкли”, нәтиҗәдә, үпкәләргә һава тула. Йоткылык белән авыз арасындагы тишем ябыла, шул рәвешле үпкәдән авыз куышлыгына һава килми башлый. Аннан кисәк сулыш чыгарыла һәм кеше төчкерә. Ә йоклаганда нерв системасы ял итә. Димәк, “төчкерергә” дигән команданы да бирә алмый.

Ни өчен гырлаучы кеше үз гырлавыннан уянмый?

Чөнки хәтта йоклаганда да баш мие тавышларны анализлый. Әгәр тавыш көтелмәгән булса, кеше уяна. Әгәр күнегелгән тавыш булса, юк. Мисал өчен, көн дә бер үк вакытта узып китә торган поезд тавышы берәр төндә ишетелмәсә, кеше тавыш булмаганлыктан да уянырга мөмкин. Кешенең баш мие үз гырлавына ияләнгән, шуңа күрә ул аны ишетми дә.

Ни өчен аз йоклау да, күп йоклау да зыянлы?

Йокы җитмәүнең нинди зыян китерә алуын барыбыз да белә – азрак йоклаган саен, көч тә азрак була, сәламәтлек тә какшый. Ә күп йоклауның нинди зыяны бар? Көн дә унар сәгать йокласаң ни була? Бу инде матдәләр алмашының бозылуына, энергиянең кимүенә китерергә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: