Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: ЙОКЫ!

Аннан тәмле нәрсә юк! Йокыдан, әлбәттә! Бүгенге “Ни өчен?” рубрикасын йокы темасына багышлыйбыз. Ни өчен караңгыда йокларга кирәк? Ни өчен көндез йоклап алу файдалы? Аз йокласаң, ни була? Хәзер беләбез!

Ни өчен караңгыда йокларга кирәк?

Йокы һәм уяу халәт өчен кеше организмында эпифиз җавап бирә. Эпифиз – кечкенә генә орган, аның авырлыгы нибары 1 граммны тәшкил итә, ул баш миенең үзәгендә урнашкан. Кечкенә булса да, эпифиз организмыбызда бик мөһим роль уный. Күп кенә функцияләрне контрольдә тота. Якты вакытта ул шатлык, бәхет гормоны – серотонин җитештерә. Серотонин җитәрлек дәрәҗәдә булганда безнең кәеф яхшы, яшәү рәхәт була. Киресенчә булганда хәлсезлек, кәефсезлек, агрессия, апатия күзәтелә.

Кояш баегач, эпифиз мелатонин исемле гармон бүлеп чыгара башлый. Ул йокы өчен җавап бирә. Йоклатудан тыш, ул әле безнең нерв, иммун, йөрәк-кан әйләнеше системаларын дә тәртипкә китерә.

Ни өчен көн уртасында йоклау файдалы?

Физиологлар фикеренчә, кеше тәүлегенә бер генә түгел, ә  ике тапкыр йокларга тиеш. Алар көн уртасында бераз черем итеп алу концентрацияне яхшырта һәм эшлисе килү теләген арттыра, ди. Кечкенә генә мисал: монитордагы мәгълүматны без иртән 10 миллисекунд эчендә кабул итсәк, кичкә бу сан 40 ны тәшкил итә, ягъни организм белән беррәттән күзләр дә арый. Ә менә кеше көндез йоклап алса, кичкә ул мәгълүматны шул вакыт эчендә кабул итәчәк.

Ни өчен аз йоклау зыянлы?

Ә син күпме йоклыйсың? Йокысыз төннәрең еш буламы? Бу хәл глобаль проблемага әйләнеп бара. Статистикага күз салсак, соңгы 100 елда кеше уртача 20%ка азрак йоклый башлаган. Йокысызлыкның начар нәтиҗәсе – уяу халәттә баш миенең кайбер өлешләре “акрын йокы” фазасына күчә. Мондый вакытта кеше бер ноктага карап катып кала, игътибарлылыгы кими, кулыннан әйберләр төшеп ктиә. Иң куркынычы:  йокысызлык даими хәлгә әверелгәндә баш мие күзәнәкләре үлә башлый.

Йокының тәмле генә түгел, әле бик файдалы һәм бик кирәк булуына тагын бер кат инандык. Тәмле төшләр, дуслар!

Бу темага язмалар:

ЙОКЫ ФАЙДАЛЫМЫ, КҮПМЕ ЙОКЛАРГА?

НИ ӨЧЕН АШАГАЧ ЙОКЫ КИЛӘ?

ЛУНАТИКЛАР: УЯТЫРГА ЯРЫЙМЫ-ЮКМЫ?

ЙОКЫ, ЙОКЫ, КИЛ ИНДЕ!​​​​​​​

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев