Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН ТОКИОДА УЗГАН ОЛИМПИАДА ТАРИХТА ИҢ СӘЕРЕ?

Токиода узган Олимпия уеннары ахырына якынлашты. Миллионлаган кеше үз илләренең уенчылары өчен җан атып торды. Без дә уенны ахырына кадәр зур кызыксыну белән күзәттек. Әмма быелгы Олимпиада шактый сәер күренешләр һәм төрле күңелсез бәхәсләр белән истә калачак. Менә аларның иң гаҗәпләндергәне:

? Бу уеннарның үзенчәлекле тренды трансгендерлар иде. Аларның олимпиадада катнашуы бик күп бәхәсләр китереп чыгарды. Мәсәлән, Яңа Зеландиядән килгән Лорел Хаббардтан күпләр авыр атлетика буенча яхшы нәтиҗә көтте, әмма ул берни белән дә истә калырлык булмады. Ә соңыннан Лорел бөтенләй үз карьерасын тәмамлавы турында әйтте.

Ә менә канадалы Ребекки Куинн үзен яхшы яктан күрсәтте: футбол буенча олимпия чемпионы булды. Куинн мәңгегә тарихка олимпиаданың беренче трансгендер җиңүчесе булып кереп калды.

? Уеннарның төп җәнҗалы Кристина Тимановская белән бәйле.  Белоруссия җиңел атлетчысына ул йөгерергә тиеш булмаган дистанцияне үтәргә дип планлаштырган булганнар икән. Спортчы Олимпия комитеты җитәкчелеген тәнкыйтьләде. Нәтиҗәдә, аны Олимпиадада чыгыш ясау хокукыннан мәхрүм иттеләр. Һәм Кристина Польшага китеп, карьерасын шунда дәвам итәргә җыенуын белдерде.

? Нәфис гимнастикада да бик зур җәнҗал булды. Бу спорт төрендә олимпия уеннары Россия өчен беренче тапкыр алтын медальсез тәмамланды. Динә һәм Арина Авериналар судьяларның аларны юри дөрес бәяләмәвен әйтте. Кызганычка каршы, спортчы кызларның берсе көмеш медальле булса, икенчесе дүртенче урында гына калды .

? Олимпиаданың кайбер катнашучылары спорт буенча казанышлар белән түгел, ә сәер һәм урынсыз мавыгулары белән генә истә калды. Мәсәлән, Словения баскетболчылары карталар белән кичә оештырганнар һәм шунда ук кальян тартканнар. Ә Австралия баскетболчылары чирәмдә хоккей уйнаган.

? Суга сикерү юнәлешендә Британия спортчысы Том Дейли алтын һәм бронза медаль яулады. Әмма аның казанышлары моның белән генә чикләнми. Олимпиада вакытында Том этләр өчен свитер һәм кардиган бәйләгән. Спортчы әйтүенчә, бәйләү аңа тынычланырга һәм ял итәргә булыша икән.

? Алман дзюдочысы Мартина Трайдосның тренеры ярыш алдыннан аның йөзенә сукты. Тренер әйтүенчә, ул Трайдоска шулай итеп җиңү яуларга мотивация биргән икән. Кызганычка каршы, бу «ритуал» ярдәм итмәде, һәм Мартина ярышта җиңә алмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев