Логотип Идель
Бу – тема!

“НИ ӨЧЕН?”: СУ

“Ни өчен?” сәхифәсен СУ темасына багышлыйбызмы? Ни өчен салкын су йокыдан уята? Ни өчен җылы су тынычландыра? Ни өчен судан кул тиресе җыерчыклана?

Ни өчен салкын су йокыдан уята?

Салкын су белән юынуы бик үк рәхәт түгел, килешәсезме? Аны тизрәк сүндереп куясы килә. Ни өчен шуай соң? Чөнки безнең тән температурасын төшерәсе килми, безгә шулай рәхәт. Ә менә йокыны ачарга кирәк булганда салкын су белән коену, душ керү яхшы. Чөнки бу вакытта организмыбызда адреналин бүленеп чыга. Адреналин гормоны мускулларны тонуска китерә. Һәм безнең йокы ачыла, кәеф тә күтәрелеп киткәндәй була.

Ни өчен җылы су тынычландыра?

Җылы, бераз кайнаррак судан исә организм җылына. Аның кире үз температурасына - 36.6га кайтасы килә. Тән суынсын өчен тир бүленеп чыга. Бу процесс кан, лимфа аша бара. Сыеклык яхшырак бүленеп чыксын өчен мускуллар активлыгы кими, организм тынычлана.

Ни өчен судан кул тиресе җыерчыклана?

Мондый җыерчыклар тән тиресенең өске катлавы үзгәрү һәм аны саклый торган майларның юкка чыгуы аркасында барлыкка килә. Кулны озак вакыт суда тотканда тиренең өске катлавы күп итеп су сеңдерә һәм зурая. Ә аскы катлау алай зурая алмый. Нәтиҗәдә, өске катлау шулай җыерчыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев