«НИ ӨЧЕН?»: КЫТЫК КИЛҮ

Ни өчен үзеңне үзең кытыклап булмый? Ни өчен кешеләр кытыктан курка? Әлеге сорауларга җавап «Ни өчен?» сәхифәсендә.

Ни өчен үзеңне үзең кытыклап булмый?

Үз-үзебезне никадәр генә кытыкласак та, кытык килми. Ник икән? Моңа кече ми (мозжечок) сәбәпче. Ул безнең үзебезгә үзебез кагылганны, курыкыныч янамаганны “аңлый” һәм баш миенең башка өлешләренә дә бу тырда хәбәр җибәрә. Нәтиҗәдә, баш мие тән тиресенең сизгерлеген киметә. Һәм безнең баш мие бу кытыклауларга бернинди дә реакция белгерми.  (Әлеге кагыйдәдән чыгарылма булып тел белән аңкауны кытыклау була ала). Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар: әгәр безнең өстебездә нинидидер җан иясе йөрсә, без аны шунда ук тоеп алабыз.

Ни өчен кешеләр кытыктан курка?

Галимнәр фикеренчә, кытык килү безнең бабаларыбыздан калган. Бөҗәкләрдән сакланырга кирәк булу сәбәпле, аларның кытыгы килгән. Ник дигәндә, агулы бөҗәк бер генә тешләсә дә, моның ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин бит. Әмма кытык килүне кичекмәстән туктату теләге кешеләрне ул бөҗәкләрне куып җибәрергә мәҗбүр иткән. Һәм ул тешләп өлгерә алмаган.

Шул ук вакытта кешеләр аларны кем дә булса кытыклаганда тыела алмыйча рәхәтләнеп көлә башлый. Кайберәүләнең кытыгы күбрәк, кайберәүләрнеке азрак килә. Балалар аңа еруча сизгер. Чөнки аларның тән тирсе олы кешенекеннән 5 тапкыр юкарак.

Кытык нерв системасына бик зур авырлык китерә, шуңа күрә әлеге киеренке халәтне киметү өчен без көләбез, дигән фикер дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    784
    0
    4
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    763
    0
    2
  • 19 декабрь 2020 - 10:35
    «ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
    633
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019