Логотип Идель
Бу – тема!

“НИ ӨЧЕН?”: КИНОТЕАТР

Бу юлы “Ни өчен” сәхифәсен берсен икенчесеннән аерып булмый торган “кино” һәм “попкорн” төшенчәләренә багышларга булдык. Ни өчен кинотеатр да кәнәфиләр кызыл төстә? Ни өчен кинотеатрда попкорн саталар? Ни өчен кинотеатр буфетында гел бер үк нәрсәләр генә сатыла?

Ни өчен кинотеатрда кәнәфиләр кызыл төстә?

Күп кнотеатрларда кәнәфиләр (кресло) кызыл төстә. Ни өчен алпй икән? Уйлап караганыгыз бармы? Беренчедән, әлеге төс бәйрәм рухына ия, тамашачыларны да шул атмосферага көйли. Икенчедән, кызыл төс караңгыда күзгә бәрелми. Фильм караганда комачауламый. Бу тормшыта күп нәрсә без уйлаганга караганда да гадирәк.

Ни өчен кинотеатрда попкорн саталар?

Эре шәһәрләрдә тамашачыларның 15-20%ы кинога кергәндә ашарга берәр нәрсә ала. Кечерәк шәһәрләрдә буфетларга тагын да ешрак керәләр. Һәр попкорннан буфет хуҗасы 400-700% (!!!) керем ала. Шуны да онытмаска кирәк: попкорн ашагач, эчәсе килә башлый. Нәтиҗәдә, кеше тагын эчәргә дә берәр нәрсә сатып ала. Димәк, буфет кинотеатр булганга түгел, ә кинотеатр буфет булганга эшли булып чыга.

Ни өчен кинотеатр буфетында гел бер үк нәрсәләрне саталар?

Кинотеарда кыска вакыт эчендә күп тамашачыга хезмәт күрсәтеп өлгерергә кирәк. Сатып алучыларның 80 проценты, билет сатып алуга, буфетка килә – сеанс башланыр алдыннан кешеләр шулай ашарга җыя һәм залга ашыга.

Клиентларны буфеттагы озын чиратлар нык куркытыр иде. Ә ассортимент азрак булган саен, сатып алучы үзенә нәрсә кирәген тизрәк сайлый, тизрәк сатып ала. Гадәттә, кинотеатр буфетында яңа төрле ризыклар барлыкка килсә дә, алар керем китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев