НИ ӨЧЕН: ГАЛИҖАНӘП МУЗЫКА

Бүгенге “Ни өчен?” рубркасын галиҗанәп МУЗЫКАга багышлыйк әле, дуслар! Аны тыңлап моңаябыз, моңланабыз, кәефебезне күтәрәбез. Бигрәк тылсымлы көч бит  ул!..

Ни өчен кибетләрдә тыныч музыка, ә кафеларда дәртле көйләр яңгырый?

Ни өчен кибетләрдә тыныч музыка, ә фаст-фуд сатыла торган кафеларда дәртле көйләр яңгырый? Бу турыда уйланганыгыз бармы? Ышанасызмы-юкмы, тик музыканы кешеләр белән манипуляцияләр ясау өчен бик отышлы файдаланалар. Кибет җитәкчеләре күп вакытта хит җырларны куймый. Моның сәбәбе гади: бу көйләр кешенең игътибарын җәлеп итә, нәтиҗәдә, ул әйбер алмыйча, биеп йөрергә мөмкин 😄 Супермаркет һәм сәүдә үзәкләрендә без еш кына талгын, тынычландыра торган көйләр ишетергә күнеккән. Моның да үз сере бар: кеше бу көйне тыңлап тынычлана, бер җиргә дә ашыкмый башлый һәм, гадәттә, берәр нәрсә сатып алмыйча кибеттән чыкмый.

Фастфуд сатыла торган  кафеларда, киресенчә, дәртле музыка куела. Бу махсус сезгә анда утырырга рәхәт булмасын өчен эшләнә. Өстәл тизрәк бушаса, анда башка клиентлар утыра бит. Кеше күбрәк кергән саен, көн ахырына акча да күбрәк эшләнә.

Ни өчен матур көй ишеткәч, каз тәне чыга?
Яраткан музыкаңны тыңлаганда яки ялгыш кына берәр матур көй ишеткәндә каз тәне чыкканы бармы? Бу - якынча 50% кешедә очрый торган күренеш.

Галимнәр тикшеренүләр уздырган да, шундый нәтиҗәгә килгән: музыка тыңлагач, дофамин бүленеп чыга. Ә дофамин – ул бәхет, шатлык өчен җавап бирә торган гормон.

Галимнәр ачыклавынча, дофамин җырның кульминацион вакытында аеруча күп ясала. Баш мие моннан канәгать кала һәм бездә каз тәне чыга!

Ни өчен оркестрга дирижер кирәк?

Әгәр операда барсагыз, спектакль башланыр алдыннан бик нык шау-шу булуына игътибар итәрсез. Бу вакытта оркестр чокырында музыкантлар үзләренең уен коралларын көйли. Әлеге зур музыкаль коллективны оештырырга да кирәк бит әле. Шушы хаоста матур көйләр дә туарга тиеш. Менә дирижер ни өчен кирәк! Дирижер сүзе французчадан “юл күрсәтүче, җитәкче” дип тәрҗемә ителә. Бөтен кешенең дә бердәм рәвештә көй чыгаруын күзәтүдән тыш, ул әле кемгә кайчан, ничек уйный башларга кайчан туктарга икәнлеген дә “әйтә”.  Ягъни музыкаль композицияне ул башыннан ахырына кадәр яттан белә.

Дирижер операда да, симфоник оркестрда да, хорда да, җыр һәм бию ансамблендә дә кирәк. Зур коллективларда алардан башка һич булмый. Моннан соң сәер хәрәкәтләр ясый торган әлеге һөнәр ияләреннән көлмәгез инде, ярыймы?😉

Теги: ни өчен

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 июль 2020 - 15:26
    КИЛЕН КЫЗЫМ Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде.
    2020
    0
    11
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1538
    0
    13
  • 15 июль 2020 - 17:52
    ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ? Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.
    1219
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019