Логотип Идель
Бу – тема!

«НИ ӨЧЕН?»: БАЛЛЫ РИЗЫК

Күп кеше АНЫҢ өчен җанын да бирергә әзер. Нәрсә соң ул? Баллы ризыклар, әлбәттә! Ни өчен без баллы ризыкны ахырдан ашыйбыз? Ни өчен бал баллы? Әлеге сорауларга җаваплар “Ни өчен?” сәхифәсендә.

Ни өчен без баллы ризыкны ахырдан ашыйбыз?

Бик каты итеп тамак ачкан чакта энергияне тулыландыруның иң яхшы чарасы – баллы ризык ашау. Ә ни өчен без баллы ризыкны ахырдан ашыйбыз?

Бер-бер артлы төрле ризыклар ашау - бары тик кешегә генә хас булган бер ачыш. Күп хайваннар нрсә табалар, шуны ашыйлар бит. Ә инде сайлау мөмкинлекләре зуррак булса, алар яраткан ризыкларыннан башлыйлар.

Кешеләр тормышларына куркыныч янамый башлагач, төрледән-төрле ризыклар әзерләргә өйрәнгәч, бүгенге көндәге кебек итеп (беренче ризык, икенче ризык, десерт) туклана башлаганнар. Кагыйдә буларак, башта итле ризык ашала, аннан инде баллы ризыкка чират җитә.

Борынгы заманарда ук (шикәрнең сәламәтлеккә начар йогынты ясавын белгәнчегә кадәр үк) кешеләр шикәрнең аппетитны бозуын ачыклаганнар. Өстәлгә беренче итеп баллы ризык чыгару килгән кунакларны артык күп ашаудан саклый, билгеле. Әмма башка ризыкларны татып карарга мөмкинлек калдырмый. Ә инде баллы ризыкны ахырдан ашап кую тамакны туйдыра. Өстәвенә, алай уку зыянлы да булмый, чөнки башка ризыклар белән катышып эшкәртелгәч, канга шикәр азрак сеңә.

Ни өчен бал... баллы?

Балның баллы булуы исеменә үк чыккан. Тик ни өчен шулкадәр баллы соң ул? Бал – уникаль составка ия, каталулы төзелешле гадәти булмаган ризык. Анда 37 төрле эелемент, 8 витамин, ферментлар бар. Ә калориялелеге 330 ны тәшкил итә. Ул безнең организмыбыз өчен дә бик файдалы. Балны бал корты җыйганын һәр кеше белә. Ә сез аның бал корты тарафыннан эшкәртелүен дә белә идегезме?

Аның төп өлеше (80% тирәсе) – углеводлардан, нигездә, йөзем шикәреннән (виноградный сахар) гайбарәт.

Әлеге шикәрне кеше организмы яхшы кабул итә. Һәм ул бик баллы. Югары сыйфатлы бал 30% артык глюкоза һә 40%тан артык фруктозадан тора. Балның сыйфаты аларның күпме булуына нык бәйле: глюкоза артканда бал куера, кристаллаша, ә инде фруктоза күбәйгәндә бал тагын да баллырак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев