Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: АЛМА, ГРЕЙПФРУТ ҺӘМ ЛИМОН

Ни өчен иртән уянырга алма ашау каһвә эчүгә караганда яхшырак ярдәм итә? Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала? Ни өчен лимон ашаганда без күзләребезне йомабыз? Әлеге сорауларга җаваплар “Ни өчен?” сәхифәсендә.

Ни өчен иртән алма каһвәгә караганда яхшырак ярдәм итә?

Алмада фруктоза, углевод һәм клетчатка бар. Безнең организмда алар энергиягә әверелә. Нәтиҗәдә, һәр күзәнәгебез уяна һәм эшли башлый. Ә менә каһвәгә салына торган гадәти шикәрнең тәэсире фруктозаныкына караганда күпкә кимрәк.
Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала?

Грейпфрут – туклыклы матдәләр сандыгы. Иммун системасы өчен бик мөһим булган С витаминына бай булудан тыш, әлеге җиләк-җимештә биофлавоноид күп. Ә алар С витаминының файдасын тагын да ныграк арттыра. Шул сәбәпле, йөрәк-кан тамыры системасына да уңай йогынты ясый. Әгәр бу матдә булмаса, С витамины молекулалары күпкә тизрәк оксидлашыр иде. Шунысы да мөһим: биофлавоноидлар җиләк-җимешне агачтан өзеп алгач та үзлекләрен югалтмый.

Ни өчен лимон ашаганда без күзләребезне йомабыз?

Күзләрне саклау өчен. Әлеге рефлекс безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Алар бит бик еш ачы җимешләр ашаган. Ашаганда еш кына аларның суы күзгә керә. Һәм күзләрне вакытлыча сукырайта ала. Шуңа күрә күзләрне йомарга кирәк була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев