Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: АКЧА!

Акча агачта үсми... Акчаның исе булмый... АКЧА. Бүгенге “Ни өчен?” сәхифәсен АҢА багышлыйк әле.

Ни өчен элеккеге заманнарда кара борыч валюта ролен үтәгән?

Бүгенге көндә кара борычны киптереп тәмләткеч итеп кулланалар. Ул иң танылган тәмләткечләрнең берсе. Ә менә элекке заманнарда кара борыч  акчага тиң булган. Һәм халыкара валюта буларак кулланылган.

5 гасырда шундый хәл була: вестготлар патшасы Аларих I белән һуннар идарәчесе Атилла Римнан тоннадан артык кара борыч таләп итә. “Ни өчен?” – дисезме? Алар тарафыннан Римга каршы барган хөҗүмнәрне туктатыр өчен!

Ни өчен Япониядә чәйлек акча калдырмыйлар?

Япониядә беркайчан да “чаевойлар” калдырмыйлар. Ни өчен болай соң? Клиент ашаган өчен үзе тиешле сумманы гына түләсә, ул сатучы, товар тәкъдим итүче белән бер дәрәҗәдә кала дип санала. Әгәр сатып алучы артык акча калдырырга теләсә, ул бу гамәле белән товарның кыйммәтен төшерә, дип уйлый японнар. Шуңа күрә бу илдә чәйлек акча калдыруны кешене кимсетү, дип кабул итәләр. Әгәр берәр чит ил кешесе “чаевой” калдырып китсә, аны куып тотып, акчаны кире кайтаралар.

Ни өчен акчаны мамыктан ясыйлар?

Акча агачта үсми. Һәм бу уйлап чыгарылган сүзләр түгел. Кәгазь агачның пульпасыннан ясала. Ә менә акчаны а  мамык (хлопок) һәм җитеннән (лен) ясыйлар. Нигә алай соң? Моның сәбәбе гади:  мамык һәм җитеннең сүсләрендә кислоталар пульпаныкыннан күпкә азрак. Ә бу -  әлеге акча озаккарак “чыдый”, ягъни озак вакыт тузмый дгән сүз. Тагын да яхшырак саклансын өчен әле аны желатинда да тоталар. Англия, АКШ, Евросоюздагы акчалар нәкъ менә шундый материалдан ясала. Алар уртача 2 ел хезмәт итә.

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев