Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН?: АК ЧӘЧ ҺӘМ КАВЫК

Чәч ни өчен агара? Кавык ни сәбәпле барлыкка килә? Әлеге сорауларга җавап безнең язмада.

Чәч ни өчен агара?

Чәчнең төсе һәм аның үзгәрүе андагы пигментка бәйле. Ә пигмент һәр кешенең генетик үзенчәлеге булып тора. Чәч төсенең тоныклануы яки агаруына кешенең яше, стресс һәм начар экология китерә. 

Чәч төсе ак раса вәкилләрендә иртәрәк үзгәрә, негроид расасында соңрак, ә индеецларныкы 70 яшькә таба гына агара башлый. 

Чәч тирозин җитмәү аркасында агара. Тирозин - бөтен аксымнарда диярлек була торган матдә. Шуңа күрә рационнарында җитәрлек күләмдә аксым булмаган кешеләрнең чәчләре гадәттәгедән иртәрәк агарырга мөмкин. Моннан тыш, ак чәч нерв, эндокрин системалар какшау, организмга витаминнар җитмәү һәм бакырның аз күләмдә булуы аркасында килеп чыга ала. 

Кавык ни сәбәпле барлыкка килә?

Кавык барлыкка килүнең төп сәбәбе - Malassezia Furtur (Pityrosporum Ovale дигән исеме дә бар) дип исемләнгән гөмбәчек.

Әлеге микроорганизм тән һәм баш тиресендә һәрчак яшәп тә, бернинди зыян да китермәскә мөмкин. Әмма май бизләренең функциясе бозылуы нәтиҗәсендә әлеге гөмбәгә үрчү өчен яхшы шартлар туа. Һәм кавык барлыкка килә.

Медицинада әлеге авыруны себореяле дерматит дип атыйлар. Себорея барлыкка килүнең сәбәпләре бик күп. Бу әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы аркасында да, чәчләрне дөрес тәрбияләмәү аркасында да, лак, гельләрне, чәч буяуларын күп куллану аркасында да булырга мөмкин.

Боларга өстәп, организмның торышы (гормональ, нерв, иммун, инфекцион авырулар, ризыкка аллергия, витаминнар җитмәү, стресс, ару) да кавык барлыкка килүгә китерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев